ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрид Абдулганиев һәм Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның район эшкуарлары белән онлайн - очрашуы узды.

Каташ-Каран авылының фельдшер-акушерлык пункты территориясен чистарту

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында икеайлык кысаларында территория чистарту эшләре бара

   Өлкән һәм инвалидлар  сәламәтлекләренә карата  аеруча  игътибар таләп итә  торган кешеләр.

   26 май көнне Сарман муниципаль  районындагы  “Шәфкатъ” үзәгендә социаль  хезмәткәрләр, өлкән кешене тәрбияләүчеләрнең туганнары өчен «Өлкәннәрне карау мәктәбе”нең  онлайн режимда  чираттагы шөгыле булып үтте.

   Катнашучылар табиб белән берлектә, төрле чирләр вакытында  өзлегүләрне булдырмас өчен, билгеле эзлеклелектә, беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнарына төшенделәр.

Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән 25 майдан «Балаларга бергәләп укыйбыз» Республика акциясе старт алды.Әлеге акция гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традициясен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру,  балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

27 майда 14:00 сәгатьтә эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин эшкуарлары белән онлайн-очрашу була.

27 май көнен без Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында Декрет кабул ителгән көн буларак билгеләп үтәбез. 100 еллык тарихы булган бу сәяси дата республикабыз өчен зур әһәмияткә ия.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән көчле яңгыр, яшен, җил көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр (Казанда);
көндез, күпчелек көнчыгыш районнарда яшен һәм җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр.

"Сез сугыш вакытында Ватанны коткардыгыз" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсында "Җәлил гимназиясе" нең укучысы Якупов Илназ "Иң артистик башкару" номинациясендә җиңүче булды.

Җәлил 1 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче бала "Безнең дустыбыз - светофор"дип исемләнгән фотоэшләр бәйгесендә җиңү яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International