ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.

"Форпост" отряды активистлары "Җиңү открыткасы"акциясенә кушылды. Шул рәвешле алар сугыш геройларын һәм катнашучыларын гына түгел, ә бөтен Россия халкын әлеге бөек бәйрәм белән котлыйлар. Алар күкнең һәрвакыт тыныч булуын, барысы да бәхетле һәм сәламәт булуын телиләр.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Ел саен 22 апрельдә зур бәйрәм генә түгел, ә чын мәгънәсендә глобаль бәйрәм — Халыкара Җир көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр), аерым районнарда кыска вакытлы буран; төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була (Казанда да).

22 апрель көнне мәктәбебезнең 7 б, в сыйныфы укучылары өчен сыйныф сәгатендә Музей дәресе үткәрелде.

2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак. Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла ала һәм #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
 хештеглары белән постны бастыра ала.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында "Җәлил гимназиясе"ндә аз керемле гаиләләрдән булган балаларга дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үтү чорында хәйрия ярдәме күрсәтелде. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановка, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһановка һәм Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе А. З. Сабировка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Җәлил гимназиясе 1нче Б сыйныф укучылары кече һәм урта буын укучылары өчен "Акыллы Мамонтенок" дигән халыкара конкурста катнаштылар. Җитәкчесе: Рябченко О. С.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International