22 апрель көнне мәктәбебезнең 7 б, в сыйныфы укучылары өчен сыйныф сәгатендә Музей дәресе үткәрелде. Онлайн форматта үткән бу дәресне районның Бөек Ватан сугышы һәм крайны өйрәнү музее директоры Дания Мәмдух кызы Кәшипова алып барды. Ул укучыларны районыбызның сугышка керткән өлеше белән таныштырды. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган А.Казаков, М.Җәлил белән бергә тоткынлыкта булган, шул шартларда да көрәшүен туктатмаган райондашыбыз З.Хәсәнов, Рита кушаматлы партизан Чәчкә Заһирова, легендар колхоз рәисе Г.Сөләйманова турында тыңлаганда, күңелләрне горурлык хисләре биләп алды. Саннар, архив документлары белән бәйләп алып барылган бу әңгәмә барыбыз өчен дә бик кызыклы, ә иң мөһиме - әһәмиятле булды. Бу истәлекләр үлгәннәргә түгел, ә исәннәргә кирәк. Батырлар даны мәңгелек булырга тиеш.