ЯҢАЛЫКЛАР



15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 нче елның 15 нче апрелендә Сарман муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сәхипова И.Р. җитәкчелегендә, COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, ведомствоара социаль тернәкләндерү утырышы онлайн режимда үткәрелде. Консилиум әгъзалары  социаль куркыныч хәлдәге  гаиләләр буенча сигнал карталарын карадылар  һәм  индивидуаль планнар тозеделәр. Утырыш нәтиҗәләре буенча берничә карар кабул ителде.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында «Кайнар линия»

12 апрельдә кешенең космоска беренче тапкыр очуына нәкъ 59 ел тула. Җәлил гимназиясе укучылары әлеге истәлекле датага багышланган иҗади эшләрнең онлайн-күргәзмәсен оештыруда актив катнаштылар.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Ел саен март аенда Яр Чаллы шәһәрендә «Talents»дип исемләнгән республика вокалист - башкаручылары фестиваль конкурсы уза. Быел ул читтән торып үткәрелгән иде һәм катнашучылар чыгышларының видеоматериаллары бәяләнде. Безнең мәктәпне ике укучыбыз уңышлы тәкъдим итте, алар III дәрәҗә лауреат булдылар. Яшь йолдызчык Сафина Эльвира (5а) «Lollipop»җыры белән чыгыш ясады. Аның өчен бу конкурста катнашу дебют булды. Димәк, алда яңа очышлар һәм җиңүләр! Ә менә Гыйльметдинова Аида (11 сыйныф) соңгы 4 ел дәвамында башкаруы жюри тарафыннан югары бәяләнә һәм ул «Talents» лауреаты була.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, һәр сишәмбе кебек үк, гражданнарны кабул итте, кабул итү бүген традицион форматларыннан аерылып торды.

Көннең икенче яртысында һәм кич белән 15 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда 15-20 метрга кадәр) көчле җил көтелә.

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының санитар режимны үтәүләре белән танышты.

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International