«Talents» вокалчылар конкурсы

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Ел саен март аенда Яр Чаллы шәһәрендә «Talents»дип исемләнгән республика вокалист - башкаручылары фестиваль конкурсы уза. Быел ул читтән торып үткәрелгән иде һәм катнашучылар чыгышларының видеоматериаллары бәяләнде. Безнең мәктәпне ике укучыбыз уңышлы тәкъдим итте, алар III дәрәҗә лауреат булдылар. Яшь йолдызчык Сафина Эльвира (5а) «Lollipop»җыры белән чыгыш ясады. Аның өчен бу конкурста катнашу дебют булды. Димәк, алда яңа очышлар һәм җиңүләр! Ә менә Гыйльметдинова Аида (11 сыйныф) соңгы 4 ел дәвамында башкаруы жюри тарафыннан югары бәяләнә һәм ул «Talents» лауреаты була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International