ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2020 ел
шимбә

13 февраль көнне Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә Парламент дәресе узды. Анда район Советы депутаты Газизов Данияр Әнвәр улы һәм авыл Советы депутаты Вәлиәхмәтов Радик Габдерәүф улы катнашты.
 


14
февраль, 2020 ел
җомга

13 февраль көнне Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең кызлар командалары арасында «мәктәп волейбол лигасы» республика турнирының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәп командасы турнирда катнашты һәм призлы 1 урын яулады! Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

14 февральдә оешманың 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды.

Бүген Җәлил поселыгында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды

«Афганистан. Война от первого лица» проектның тормышка ошыру кысаларында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә районның әфган сугышында катнашкан 7 егетнең шәхси документлары тапшырылды.

13-14 февраль көннәрендә районның гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында "Мәктәп волейбол лигасы" республика турнирының муниципаль этабы үткәрелде.
 

Бүген Сарман балалар сәнгать мәктәбендә. Илһам Шакиров "Илһам чишмәсе" II район балалар иҗаты конкурсының гала-концерты булды.

Физик культура өлкәсендә мәктәп белеме структурасында волейбол дәүләт белем бирү стандартлары, уку планнары һәм программалары нигезендә база дисциплиналары циклына керә. Волейбол башка база дисциплиналары белән беррәттән, физик сыйфатларны тәрбияләү һәм мәктәп укучыларында хәрәкәт итә белү күнекмәләрен формалаштыру өчен дә зур әһәмияткә ия.

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшь педагоглар семинары узды.

Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 14 нче февраль көнне аның һәйкәле янында тантаналы митинг оештырылды. Җәлил гимназиясе укучылары да бу чарада актив катнаштылар. М.Җәлил һәйкәсенә чәчәкләр салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International