ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    Министрлык  сайтында    предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен   2020 елгы  чәчү өчен  ресурслар  дигән махсус бүлек  булдырылуы  турында  хәбәр итә.      Биредә  вегетация  чорына  температура  һәм  явым-төшем фаразлары  белән  танышырга,   уңышны  иминләштергәндә  дәүләт ярдәме  чаралары турында  өйрәнергә һәм иминият  компанияләреннән тәкъдимнәр  алырга,  шулай  ук  орлыклар  һәм аларга  бәяләр  турында, орлыкчылык  хуҗалыклары    рейтингы турында мәгълүмат алырга   һәм  минераль ашламалар  белән тәэмин  итүчеләр  турында  белешмәләр  табарга  мөмкин.  

Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "100 ел ТАССР-100 мәрхәмәтле эш" акциясе кысаларында "Татарстан-яраткан йортым" дип аталган сыйныф сәгате үтте.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык юбилее һәм "ТАССРга 100 ел - 100 мәрхәмәтле эш" хәйрия акциясе кысаларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее"нда булып кайттылар.

25 гыйнвар көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә яраткан укытучысы, талантлы җитәкче, кайгыртучан әти һәм бабай - Хабибуллин Рафис Галимҗан улының юбилее уңаеннан мәктәп дуслары очрашуы узды. Төрле еллар чыгарылышлары мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, ә Рафис Галимҗанович хәзерге укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде. 

 Иске Имән авыл җирлегендә отчет жыелышы  булып узды.Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Исламова Р.Ә. алып барды. Шулай ук "Нөркәй"   агрофирмасыннан  Шайхеразиев Х.Ш. һәм  Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. чыгыш ясады.

 

Гыйнвар  аенда  Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «Очрашулар көне» дип исемләнгән чара уздырылды. Хәзерге заман кешесенең тормышы вакыйгаларга бик бай булмаганга күрә, дуслары һәм танышлары белән очрашырга,  ял итәргә буш вакыты да калмый. Аралашу җитмәүне куздә тотып,  бу очрашу оештырылды да инде. Әлеге чарадан  өлкәннәребез зур кәеф  күтәренкелеге алдылар.

      27 нче гыйнвар көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «күңелле стартлар» узды. Тамашачылар алар өчен актив рәвештә «җан аттылар», көчле алкышларга күмделәр. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар.  Истәлеккә - фотога да төштеләр.

Ленинград блокадасын өзү истәлегенә, безнең мәктәп волонтерлары "Ленинград блокадасы"дигән квест үткәрделәр. Ленинградны саклау тарихы-Бөек Ватан сугышы елъязмасында иң якты сәхифәләрнең берсе, квест балаларга ул авыр көннәрдә чумарга мөмкинлек бирде.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

 Рангазар авыл китапханәсендә «Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Участковый Кәримов Марс Фаяз улы  коррупция төшенчәсе, аның төрләре һәм килеп чыгу сәбәпләре, илгә китергән зыян, шулай ук ришвәтнең бүләктән нәрсә белән аерылуы турында сөйләде.  Катнашучылар  кешенең намуслылыгы һәм хаклыгы турында фикер алыштылар, коррупция турында, коррупция китереп чыгарган хокукка каршы гамәлләр турында белделәр. Мәгълүмат сәгатендә авыл җирлегенеңтөрле оешмаларында эшләүчеләр катнашты.

Җәлил поселок китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Сарман районының 90 еллыгы уңаеннан «В книжной памяти мгновения Победы», «История Татарской АССР», «Күкрәп яшә, Сарманым!» китап күргәзмәләре эшләнде. 23 гыйнвар көнне Җәлил 2 нче номерлы мәктәбенең 9б сыйныф укучылары китапханәгә килеп күргәзмәләр белән танышты. Китапханәчеләр аларга күзәтү ясадылар. Әлеге темалар белән кызыксынучы барлык китап сөючеләрне китапханәгә чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International