ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Башлангыч сыйныф укучылары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел»  темасына сыйныф сәгате үтте. ТАССР төзелү буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук балалар Татарстанның истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, символлары һәм мәдәниятнең үзенчәлекләре белән таныштылар.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан  Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

Сарман үзәк балалар китапханәсенә «Сарман гимназиясе» нең Гимадиева Р. З. җитәкчелегендәге 1 «В» сыйныф укучылары кунакка килделәр. Китапханәнең уку залында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган, «Туган җирем, торган җирем, Татарстан!» дип исемләнгән әнгәмә үткәрелде. Әлеге чара Татарстан гимны белән башланып китте, балалар бүлеге методисты Фаузия Язкаровна балаларга Татарстан  Республикасының 100 еллык тарихы турында кыскача таныштырды. Шулай ук Татарстан дәүләт символлары, Казан риваятьләре, татар культурасы, татар халык киемнәре, татар халык ашлары турында әйтеп үтте. Бу темаларны тирәнтен өйрәнү өчен төзелгән “Татарстан бәхет тапкан җирем, җыр – биюле газиз Ватаным!” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрде, китаплар белән таныштырды. Аннары балаларга буялмаган флаг өлгеләре таратылды, алар Татарстан флагы төсләренә дөрес итеп буядылар. Чара барышында балалар татар халык уенын да уйнап алдылар, шул вакытта “Туган тел”, “Мин яратам сине Татарстан!” җырларын бергәләшеп искә төшерделәр. Чара бик эчтәлекле, җанлы үтте.

Яңа җиңү белән! Җәлил беренче мәктәбе укучысы Фролова Дарья (укытучысы Вәлиева Э.Д.) әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. 


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Гимназия музеенда 2020нче елның иң истәлекле вакыйгаларына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелеп килә.

Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Иске Минзәләбаш мәктәбендә “ Ленинград Блокадасы. Якташларның хәтирәләре” дип аталган класс сәгате уздырылды. ТАССРның төзелүенә 100 ел уңаеннан, укучылар якташларының Ленинград Блокадасы турында истәлекләрен тыңлап киттеләр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  өлкәсендә  фәнни тикшеренүләргә  һәм  эшләнмәләргә    грантлар алу өчен   конкурста  катнашуга  заявкалар  кабул  итә  башлавы  турында  хәбәр  итә.     

Грантның иң чик  югары  күләме  10 млн сумга  җитә.  


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Беренче сыйныф укучылары "Туган якны өйрәну" түгәрәгәндә Сарман авылы һәм Сарман районы тарихы белән танышып киттеләр.

2020 елның 25нче июнендә Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан 27нче гыйнвардан 2нче февральгә кадәр Җәлил гимназиясендә «ТАССРның 100 еллыгын каршылап» дигән стена газеталары конкурсы уза.

24 январьда Җәлилнең 2 санлы урта мәктәбендә «Иң яхшы әйдәман» республика бәйгесенең муниципаль туры үтте. Анда Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зөһрә Солтанова да катнашты (аны бәйгегә сыйныф җитәкчесе Ибәтуллина С.Н. әзерләде). Зөһрә үзе белән ярдәмчеләр дә алып барган иде. Нәтиҗәдә ул «Иң актив отряд әйдәманы» грамотасы белән бүләкләнде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International