ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Әлмәт авылында яшәүче Зәкия Нуриәхмәтова хезмәт юлын авыл хуҗалыгын үстерүгә, шуның 40 елын ферма мөдире булып эшләп, терлекчелеккә зур өлеш керткән хөрмәтле шәхес.

22 гыйнварда 3-4 сыйныф укучылары арасында «Иң грамоталы укучы » муниципаль конкурсы узды . Конкурста 3 нче сыйныфтан 20 укучы һәм 4 нче сыйныфтан 23 укучы катнашты. 3б сыйныф укучылары  Гарифуллин Булат җиңүче, ә Әсмәндиарова Айзилә призер булды. (укытучысы Кәримова Зөлфия Франыс кызы). Бу  укучыларны  чын күңелдән котлыйбыз һәм олимпиадаларда ,  конкурсларда яңа җиңүләр телибез!


26
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

«ТАССРның 100 еллыгына -100 яхшы эш»   хәйрия акциясе кысаларында «З. Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе» яшьармиячеләре якташыбыз, Бөек Ватан сугышы Ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов һәйкәлен кардан чистарттылар. Хәтер яшәсә - геройлар яши. Безнең хәтер - ул безнең эшләр.

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - төнлә томан; - иртән һәм көндез буран һәм көчле җил, көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр.


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Бүген 2020 елның 25 гыйнварында шәһәр тибындагы Җәлил поселогында беренче парның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

"ТАССРның 100 еллыгына - 100 яхшы эш" хәйрия акциясе кысаларында Сарман урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен "Мин яратам сине, Татарстан"дигән чара узды.

  24 нче гыйнвар көнне  Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды. Утырыш  “Педагогик осталыкны үстерүдә  грантлар һәм һөнәри конкурсларның роле” дигән тема астында үтте. Килгән  кунакларга  иң элек башлангыч  сыйныф укучылары  әзерләгән  “Муса  Җәлил безнең күңелләрдә” дигән  ачык  чара  күрсәтелде. Аннан  соң  6 нчы  сыйныфта  татар теленнән   ачык  дәрес  каралды.Утырышта  татар теле һәм  әдәбияты  укытучыларының  чыгышлары  тыңланды  һәм  мастер-класслар күрсәтелде. Методик берләшмә утырышы бик эшлекле узды.

Мәктәптә Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көненә багышланган чара узды. 20 гыйнвар көнне укытучы Әгъләмова Э.Р. урта сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде. Башта ТАССРның барлыкка килү тарихы турында әңгәмә үткәрелде, шулай ук балалар Татарстанның борынгы истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, символлары һәм мәдәниятнең үзенчәлекләре белән таныштылар.

Укучылар шулай ук Минтимер Шәриповичның тормышы һәм эше, аны Минзәлә шәһәре белән бәйләве турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар. М.ш. Шәймиевкә сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.

24 нче гыйнвар көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 10а сыйныф укучысы Вәлиәхмәтова Карина "иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабында "иң заманча вожатый" номинациясендә җиңүче булды .

Китап-  укытучы, ярдәмче. Китапсыз халык- телсез халык.

Иске Минзәләбаш мәктәбендә балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар, вакытлы мәтбугат белән таныштылар. Мультфильм карадылар. Укучылар серле әдәбият, кызыклы татар халык мәкалләре, әйтемнәре дөньясына сәяхәт иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International