ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Китап-  укытучы, ярдәмче. Китапсыз халык- телсез халык.

Иске Минзәләбаш мәктәбендә балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар, вакытлы мәтбугат белән таныштылар. Мультфильм карадылар. Укучылар серле әдәбият, кызыклы татар халык мәкалләре, әйтемнәре дөньясына сәяхәт иттеләр.

Бүген  икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Иң яхшы әйдаман (вожатый)” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы булып узды.

24 гыйнварда "Иң яхшы әйдаман-2020" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Жюри бәяләве нәтиҗәләре буенча Әлфирә призер булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген җәлилнең икенче санлы урта мәктәбендә «Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул – балаларга әти-әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 16 укучы бала катнашты.

Бәйге 3 этаптан торды. Конкурста район мәктәпләренең 16 иң актив укучысы катнашты. Беренче этапта әйдаманнар вожатый лайфхаклары белән үз-үзләрен презентацияләделәр, икенче этап конкурсантның аның отряды белән уртак эшенең автор сценариен күрсәтүдән торды, өченче этапта алар аудитория белән әңгәмә осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучыларның һәркайсы биремнәрне үтәде һәм жюри әгъзалары алдында үз осталыгын күрсәтте.

Сарман урта мәктәбенең 8 Б сыйныф укучысы Әхмәдиев Айдар "Иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабында "Иң яхшы отряд вожатый"номинациясендә җиңүче булды.

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды.

Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы булып узды

Һәлак булган сугышчылар һәйкәле мәдәни мирас объекты булып тора

25 гыйнвар көнне илебездә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөтенроссия тарихи кроссворд» акциясе узачак.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кәүҗияк авылы “Кояшкай”балалар бакчасында балалар белән "Туган җирем - Татарстан" дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Балалар дәрестә республикабызның тарихы,традицияләре,гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International