ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

        Сарман районы Җәлил №1 «Каенкай» балалар бакчасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булды. Республика балалар бакчалары арасында Грантта җиңүче 28 балалар бакчасына   мәктәпкәчә төркемнәрнең үсеш ала торган предмет-пространство мохитенең сыйфатын күтәрүгә, педагогик коллективны һөнәри яктан үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру өчен 500 000 (биш йөз мең) сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. 

19 октябрь  11.00  сәгатьтә  Сарман районының барлык белем бирү учрежденияләрендә дә   “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе уздырыла.  Акциянең асылы ‒ РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.

Һәр кеше яше, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына бәйсез рәвештә Акциядә катнаша ала.

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта http://diktant.tatar/  урнаштырыла. Аларны бланкта язылган серсүз, шулай ук фамилия һәм исем буенча белеп булачак. Барыгызны да акциядә катнашырга көтеп калабыз!

15 октябрь көнне Ляке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья кул юу көнен билгеләп үттеләр. Укучылар кулларны дөрес юу-көчле эчәк һәм үпкә инфекцияләрен булдырмауның иң гади  һәм нәтиҗәле ысулы икәнен белделәр .Кул гигиенасы турында онытмаска һәм моңа балачактан ук өйрәнергә кирәклегенә төшенделәр..


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Сарман районы Эшлекле активлык индексының абсолют әһәмияте буенча Татарстан муниципаль районнары рейтингының башында тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының XIII киңәйтелгән утырышына материалларда әйтелә.

2019 елның 12 октябрендә Җәлил беренче мәктәбендә мәктәп үзидарәсе Президентын сайлау булып узды. Сайлау участоклары үз эшен 8.00 дә башлап җибәрде, үзләренә ошаган кандидат өчен тавыш бирергә 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук педагоглар килде. Сайлауларда өч кандидат катнашты: Яббарова Диана 10б сыйныфы, Вәлиәхмәтова Карина 10 а сыйныфы, Хөснетдинов Альберт 11 сыйныф. 

Безнең гимназия волонтерлары, педагог-оештыручы Алсу Тәлгать кызы белән берлектә, семинар-тренингта актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.

Зәйдә 12-13 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узучы «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең зона этабы узды.

12 нче октябрь көнне Сарман халык театры Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектакле белән регионара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесе кысаларында Казан шәһәрендә чыгыш ясады.

2019 елның 9 нчы сентябреннән 13 нче сентябренә кадәр "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә ярдәм итү"грантын алу өчен конкурс сайлап алуы оештырылды. 

11 октябрь көнне Сарман авылында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булып узды. Карашай-Саклау авыл җирлеге дә ярминкәдә актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International