ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

12нче октябрьдә Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре традицион республика ярминкәсе узды. Җәлил гимназиясе бу чарада актив катнашты. Ярминкәдә үз куллары белән продукция тәкъдим ителде: бөртеклеләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металл һәм агач эшләнмәләре, камыр ризыклары, җиләк-җимеш, бал, сөт продукциясе, тегү әйберләре һ. б.

 


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

12 октябрьдә Без Казан шәһәренең барлык районнарында ел саен оештырыла торган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаштык.

 


12
октябрь, 2019 ел
шимбә

Илексаз мәктәбендә өйрәнү тревогасы булды

10 нчы октябрь көнне, "Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең мәктәпкәчә төркеменә Җәлил бистәсенең 3 нче номерлы "Аленушка" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Митрофанова Клавдия Сергеевна методик ярдәм күрсәтте

Бүген, 12 октябрьдә, башкалабызның «Казан» Агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында 2019 елгы авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык - сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре традицион республика ярминкәсе узды.

Ляке мәктәбендә табигатьне чиста тоту һәм кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитны пычратудан саклау проблемаларына юнәлдерү максатыннан, тотылган батареяларны җыю буенча "Доньяны чистартабыз" экологик акциясе старт алды

Бүген Казанда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре буенча традицион республика ярминкәсе үз эшен башлап җибәрде. Гимназия укытучылары да бүген Казанда ярминкәдә катнаша.

Мәктәбебезнең 1981 елгы чыгарылыш сыйныфы укучысы Миллионтова Ольга Николаевнаның чыгышы укучыларыбыз күңеленә үтеп керердәй булды.

12 нче октябрьдә «Җәлил икенче урта мәктәбе»  базасында гадәттәгечә «Булачак  беренче сыйныф укучысы мәктәбе» дәресләре старт алды.

"Укучының мәдәни көндәлеге" — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган әһәмиятле мәдәни-мәгариф проекты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International