ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Туган ягыбызның тарихын, табигатен өйрәнү максатыннан музей хезмәткәрләре Мортыш-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе каршысында оештырылган экологик лагерьгә йөрүче укучылар һәм укытучылары белән бергә экспедициягә чыкты.

Янурыс авыл җирлегендә юл буйларын чабу бара.

Җәлил беренче урта мәктәбенең "Самородки" командасы ТР Әлмәт муниципаль районының "Солнечный" балалар сәламәтләндерү лагере базасында Яшь геологларның VI республика ачык кыр олимпиадасында катнаша. Быел олимпиадада Казахстан, Кырым Республикасы, Үзбәкстан Республикасы һәм Татарстаннан 34 команда катнаша.

    18нче июнь – «Радуга» лагеренда спорт көне. Иртәнге линейкада Рәхимов Р. Ф. иртәнге зарядканы файдалы үткәрә. Бүгенге көн тулысынча спортка багышланган, дип хәбәр иттеләр. Һава кояшлы булды һәм барлык отрядлар да стадионга киттеләр. Анда тәрбиячеләр Яппарова Г. З., Кашапова С. Р., Зиннәтуллина Л. Р. уеннар, ярышлар, эстафета оештырдылар. Балалар вакытны файдалы итеп үткәрделәр. Төшке ашны да соңгы крошка кадәр ашап бетергәннәр иде.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

18 июнь “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда “Хәзинә эзлэү” уены булды.

18 июнь көнне Иске Кәшер урта мәктәбе каршындагы "Кояшкай мәктәп яны лагере укучылары «Илек» паркында сәламәтлек көне үткәрделәр.   

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Шәфкать”халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Онытма кешелек” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. “22 июнь- хәтер һәм кайгы көне”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар музейда интерактив чарада катнаштылар.

18 нче июнь көнне район мәдәният йортында «Лучший сельский клуб и сельский Дом культуры» Республикакүләм конкурсының беренче район туры булып узды. Конкурста Яхшы Каран, Буралы Чишмә, Яхшыбай авыл клублары һәм Куҗак, Югары Чыршылы, Түбән Ләшәү, Колмәт, Сарысаз-Тәкермән, Сөлек авыл мәдәният йортлары катнашты.

Сөлек авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, I, II дәрәҗә “Ана даны” медале иясе Мөхәметдинова Әминә Гали кызы бүген олуг юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International