Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
20 июнь көнне “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балаларына Сарман ял паркында “ Без сәламәтлекне сайлыйбыз” /”Мы выбираем здоровье” дип исемләнгән әдәби спорт чарасы үткәрделәр. Иң элек балаларга тәрбияви әкият сәхнәләштерелде, аннан бергәләшеп спорт уеннарында катнаштылар.
20 июнь көнне “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда Сәяхәтче көне булды.
20 нче июнь көнне район мәдәният йортында «Лучший сельский клуб и сельский Дом культуры» Республикакүләм конкурсының чираттагы район туры булып узды. Конкурста Азалак, Иске Әлмәт, Иляксаз, Кәүҗияк, Мортыш-Тамак, Рангазар, Иске Кәшер, Чукмарлы, Янурыс, Каташ-Каран авыл мәдәният йортлары катнашты.
19 нче июнь көнне район мәдәният йортында «Лучший сельский клуб и сельский Дом культуры» Республикакүләм конкурсының чираттагы район туры булып узды. Конкурста Сулы-Саклау, Иске Имән авыл клублары һәм Юлтимер, Чураш, Рантамак, Яңа Әхмәт, Ләке, Кутәмәле, Карашай-Саклау авыл мәдәният йортлары катнашты.
Этномәдәни технология кысаларында, 2019 елның 17 июнендә
«Шәфкать» үзәге территориясендә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен мини-сабантуй үткәрелде. Капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, кашык кабып йөгерү, армрестлинг, таяк тарту, аркан тарту һәм һ.б. уеннар оештырылды, ә тамашачылар алар өчен актив «җан аттылар». Без бу бәйрәмдә катнашучыларның ихтыяр көче, рух көче белән горурланабыз һәм сокланабыз, яшьләренә карамастан алар үзләренең җитезлеген, тизлеген, зирәклеген һәм көчен күрсәттеләр.
Иске Кәшер урта мәктәбе һәм Сарайлы мәктәбе филиалы каршындагы «Кояшкай» мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр «Дулкын» бассейнында булдылар.
«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда – Көлке көне булып узды. Балалар уеннарга бик теләп катнаштылар. Балаларның йөзләреннән елмаю китмәде.
Төшке аштан соң бистәбезнең музеена экскурсия ясадык.
Әлмәт электр челтәрләре компаниясе лагерь балалары өчен онытылмаслык бәйрәм үткәрде.
Елдан-ел юлларда автомобильләр агымы арта бара, бу юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга объектив чынбарлык тудыра. Шуңа бәйле рәвештә мәктәп яшендәге балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән эш алып бару зарурлыгы туа