31 майдан 3 июньгә кадәр Казан шәһәрендә "Аҗаган" республика хәрби-спорт уены узды. Анда Җәлил икенче мәктәбе командасы Татарстан Республикасы Сарман районы данын яклады.
1 нче июнь көнне балаларны яклау көне уңаеннан Яхшыбай авылында балалар Сабантуе булып узды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярышларда катнаштылар, асфальтка рәсем ясадылар. Бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
31 нче май көнне, халыкара күршеләр көне уңаеннан, районыбызның «Сельхозтехника» урамында беренче тапкыр «Күршеләр бәйрәме» үткәрелде. Бәйрәмдә озак еллар күршеләр булып яшәгән гаиләләргә, иң өлкән яшьтәге кешеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
31 нче май көнне балаларны яклау көне уңаеннан «Татар Илеге» ял паркында «Балачак – бәхетле чак» дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бәйрәм Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. котлавы белән башланып китте. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сахипова И.Р. үзенең котлауларын җиткерде. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән дәвам итте.
30 май көнне Чураш авыл мәдәният йортында Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «наркоманиягә каршы спорт» дигән чара узды. Әлеге тематик чара яшьләр арасында наркомания таралуга каршы тору, сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрне популярлаштыру һәм физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре татар милли бәйрәме Сабантуй өчен бүләк җыярга чыктылар. Милли киемнәрдән киенгән егет-кызларның җырларын һәм дәртле биюләрен күргән барлык кеше капка төбенә чыгып бүләкләрен бирделәр, бәйрәмнең тыныч һәм күңелле үтүен теләделәр.
Бүген Иске Кәшер урта мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакча белән хушлаштылар.