2018 елның 12 ноябрендә Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары Җәлил бистәсендә рейд үткәрделәр.
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды.
11 ноябрь көнне безнең мәктәп укучылары hәм укытучылары Җәлил гимназиясендә үткәрелгән Географик диктантта катнаштылар.
“Форпост”яшьләр үзәге Җәлил бистәсе мәктәпләрендә коррупциягә каршы викторина үткәрде.
11 ноябрь көнне 12:00 җирле вакыт буенча илебезнең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә "Географик диктант" 2018 Халыкара белем бирү акциясе узды.
Карашай-Саклау авыл җирлеге бюджет оешмалары хезмәткәрләре зират өмәсендә катнаштылар
2018 елның 8-10 ноябрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең Спартакиадасы мини-футбол буенча икенче төркем уеннары узды.
8 ноябрь көнне район мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Бәйрәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полковник Р.М.Мадьяров һәм муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Ф.Ә.Вәлиевның чыгышлары белән башланып китте. Алар полиция хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар, тырыш хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләре, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Җәлил бистәсендә яшәүче Скворцова Нәсимә Камил кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, аны котларга Сарман районы башлыгы урынбасары Г.Р.Гәрәева һәм "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А.Кәримов килде.
22 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр "Мәрхәмәтлелек елы" республика проекты тормышка ашырыла.