4 ноябрь көнне Яхшыбай авыл клубында “Торсак та без төрле җирләрдә...” дип исемләнгән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кичә үтте. Балалар дуслык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, “Дуслык агачы” һәм чәчәкләр ясадылар, “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, кунаклар да чаралардан читтә калмадылар. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.
30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган «коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсы башланды.
Район мәдәният йортында 31 октябрь көнне – Рангазар, 2 ноябрь көнне –Кәүҗияк, 7 ноябрь көнне – Түбән Ләшәү, 8 ноябрь көнне – Иске Минзәләбаш авыл җирлекләре үзешчәннәренең концертлары булып узды.
Җәлил бистәсенең Наратлы һәм Азатлык урамнарында яшәүче гаиләләр өчен куанычлы вакыйга булды – бу урамнарга газ җибәрелде. Аны тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 9 ноябрьдә район территориясендә начар метеорологик хәл фаразлана.
24-25 октябрендә мәдәният һәм ял итү оешмалары хезмәткәрләре өчен Республика күләмендә үткәрелгән «Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре» темасына семинарны югары дәрәҗәдә оештырган өчен район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, Муртыш-Тамак, Яңа Имән авыллары җирлеге башлыгларына, мәдәният бүлегенә, мәдәният һәм ял итү учреждениеләре хезмәткәрләренә,семинарда катнашучылар адресына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге рәхмәт сүзләрен җиткерде
Республика күләмендә үткәрелгән “Җир сулышы” бәйгесенең йомгаклау чараларын югары дәрәҗәдә оештырган өчен район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага, мәдәният бүлегенә, мәдәният һәм ял итү учреждениеләре хезмәткәрләренә,бәйгедә катнашучылар адресына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге рәхмәт сүзләрен җиткерде.
10 нчы октябрь көнне Самара шәһәрендә авыл мәктәпләрендә укучы балалар арасында шахмат буенча Россия Чемпионаты булып узды.
2018 елның 7 ноябрендә Җәлил балалар сәнгать мәктәбенең "Хәзинә" күргәзмәләр залында рәссам Тимериев Рәшит һәм Зарипов Фирдәвис иҗади күргәзмәсе ачылды.
Әлмәт авылында гомер итүче Фарукшина Гайшә Фарукша кызына 90 яшь тулды