ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында юлларны кардан чистарту


4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ТАТАВТОДОР җәмгыятенең Түбән Кама филиалы директоры Зөфәр Мөбәрәк улы Ямалиев, филиалның баш инженеры Рәфис Анис улы Хөсәенов һәм башка вәкилләр белән очрашты. Очрашуда Саклаубаш-Юлтимер автомобиль юлын ремонтлау буенча алда торган эшләр турында фикер алыштылар. Участоктагы эшләрнең планнарына һәм күләмнәренә, куелган бурычларны сыйфатлы һәм вакытында үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, көндез көче секундына 14 метрга кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -30..-35, иртәнгә -24кә кадәр..-29˚. Көндез максималь температура -13..-18˚. Юлларда бозлавык.

Сарман район судына югары юридик белемле суд секретаре таләп ителә. Компьютер техникасын белү хуплана. Хезмәт шартлары: тотрыклы хезмәт хакы 40 мең сумнан һәм аннан да югарырак, квартал, еллык премияләр, сынау срогыннан соң  чин бирү(3 ай), эш графигы 5/2 (пн-пт). Белешмәләр өчен телефоннар 8(5559)-5-05-07; 5-05-08, Сарман авылы, Терешкова ур., 6 йорт.

Бүген «Татарстан Республикасы Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Ибраһимов Җәүдәт Хәмзин улы эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән очрашуда районда ДОСААФ структур бүлекчәләре арасында чаңгы ярышлары буенча республика ярышларын уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Роспотребнадзор Нипах вирусы китереп чыгарган авыруның читтән кертелгән очраклары Россия Федерациясе территориясендә теркәлмәгән, дип хәбәр итә. Дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында «Периметр» АИС эшли, система йогышлы авыру билгеләре булган гражданнарны реаль вакыт режимында ачыкларга һәм ил территориясендә авыруларның алга таба таралуына юл куймаска мөмкинлек бирә. Россия Федерациясендә Нипах вирусын вакытында лаборатор диагностикалау өчен җитәрлек күләмдә тест-системалар бар. Шулай ук Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, Россиядә Нипах вирусының киң таралуы өчен экологик һәм эпидемиологик шартлар ярашуы юк. Вирусның төп таратучылары - Pteropus ыругының җимеш ярканатлары-күбесенчә тропик һәм субтропик төбәкләрдә яшиләр һәм Россия территориясендә таралмаганнар. Роспотребнадзор эндемик төбәкләргә сәяхәт итүчеләргә түбәндәге тәкъдимнәр турында хәбәр итә: - авыру хайваннар белән аралашмаска; - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә; - антисептик чаралар кулланырга; - җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне куллану алдыннан юарга; - тикшерелмәгән чыганаклардан су эчмәскә. Вәзгыять Роспотребнадзор контролендә кала.

Җәлил бистәсе китапханәсенең балалар бүлегендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган искиткеч җылы чара узды. Бу бәйрәм төрле буыннарны һәм мәдәниятләрне бер сәхнәгә җыйды. Кичәгә «Әүлия моңнары» халык гармунчылар ансамбле һәм «Родники»  рус халык вокал ансамбле чакырулы иде. Бәйрәмнең иң күркәм бизәге булып безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыгыш ясады. Балалар татар һәм рус телләрендә җырлар җырладылар. Россия һәм Татарстан турында  шигырьләр сөйләделәр. Халык уеннары аша алар борынгы традицияләрне яңарттылар. Бу чара балаларда ватанпәрвәрлек хисе уятты һәм халыклар арасындагы дуслык күперен тагын да ныгытты.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде. Казан шәһәренең Совет районында өрәңге, корычагач, алмагач, карама токымлы агачларның законсыз киселүе ачыкланган. Яшел үсентеләрне кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 400 мең сумнан артык тәшкил иткән. Табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материаллары җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында шулай ук Казан шәһәренең Совет районында, шул исәптән «Аккош»махсус сакланучы табигый территориясе чикләрендә, 180 дән артык яшел үсентеләрнең законсыз киселүе ачыкланган. Агачларны кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 8 млн. сумнан артык тәшкил иткән. Тикшерү материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен беренчел тикшерү органына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды һәм тикшерелә.

   2026 елның 2-4 февралендә рус телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Бүген Сарманда Фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев чыгыш ясады. Ул фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Салихов — үсемлекчелек, ә «Россельхозцентр»ның район филиалы башлыгы Рамил Мисхат улы Нәҗметдинов орлык материалы юнәлешләре буенча чыгыш ясады. Банк хезмәткәре Ләйсән Хәйдәр кызы Хөснетдинова, «Туган як " агрофирмасы директоры Раил Наил улы Җиһангиров чыгышлары тыңланды. Чарага район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин йомгак ясады. Ул районда социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрнең торышы турында сөйләде. Аеруча уңышка ирешүчеләр район Советының мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International