ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Карашай-Саклау  авыл җирлегендә юл кырын чабу эшләре дәвам итэ


29
июнь, 2018 ел
җомга

Петровский Завод авылында спорт мэйданы урнаштыру буенча эшлэр тэмамланып килэ.

Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәл­сез­лекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.

27 июнь "Кояшкай", 28 июнь "Лилия", 29 июнь коннэрендэ "Лэйсэн" балалар бакчасына йоруче нэнилэргэ "Славные пташки" мультфильмы курсэтелде. 

27 июнь конне Буралы чишмэ авыл клубында балаларга "Лесной патруль" исемле мультфильм курсэтелде. 

Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе, Волонтерлар елы кысаларында, "Без – волонтерлар!" дип исемләнгән акция оештырды.

Янурыс авыл советында яфрак азыгы җыю башланды


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәр  эше, авыл эшеннән башкарак булу сәбәпле, Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре  үзләренең төп эшләреннән тыш, җәйге чорда бакча эшләре белән дә мәшгуль була.  Социаль хезмәткәрләр район үзәгеннән дару, кирәк-яраклар, алып кайтудан тыш, үз каравында булган өлкән яшьтәге кешеләрнең бакча эшләрендә дә актив катнашалар. Җиләк-җимеш җыю, кайнатмалар ясау, кыяр-помидор тозлау, малга печән әзерләшүдә булышалар. Өлкәннәр барлык социаль тармакта хезмәт куючыларга ярдәм иткәннәре һәм аңлаулары өчен рәхмәтләрен җиткерә.

Азалак авыл китапханәсендә "Сәламәтлек планетасы" дип исемләнгән бик кызыклы чара үтте. Балалар спорт буенча булган китаплар һәм вакытлы матбугат белән таныштылар. Төрле спорт ярышларында катнаштылар.

   “Иреклеләр – балаларга” акциясы һәм Волонтерлар елы кысаларында, Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе “Бүләккә уенчык” дип исемләнгән хәйрия акциясын игълан итте.


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

   26 июнь  көнне ел саен  бөтен дөнья   киң җәмәгатчелекнең игътибарын  глобаль прроблемага җәлеп итә;  наркомания афәтенә каршы көчләрне берләштерү  кирәклеген аззсызыклый. Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә  Сарман  район прокуратурасында  эшче төркем һәм  наркоманиягә каршы көрәш  район комиссиясенең  берләштерелгән утырышы  булып  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International