26 июнь көнне ел саен бөтен дөнья киң җәмәгатчелекнең игътибарын глобаль прроблемага җәлеп итә; наркомания афәтенә каршы көчләрне берләштерү кирәклеген аззсызыклый. Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә Сарман район прокуратурасында эшче төркем һәм наркоманиягә каршы көрәш район комиссиясенең берләштерелгән утырышы булып узды.
28 июнь көнне көчле җил, күк күкрәү булуы ихтимал.
Бүген– 29 июньдә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең региональ бүлекчәсе һәм «Россия юристлар ассоциацяисе» иҗтимагый оешмасы тарафыннан Бөтенросия бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозу очракларына тап булганда, бу турыда ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Халык контроле» бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин.
30 июньдә Сарманның үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.
Районда игеннәрне тәрбияләү, терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә.
Заманалар үзгәреп, буыннар алмашынып торса да, мәктәп белән бәйле хатирәләре һәркемнең күңелендә истәлекле урын алып тора. Белем һәм тәрбия биргән укытучылар, сыйныфташлар, кыңгыраулы мәктәп еллары очраштырган дуслар һич истән чыкмыйлар. Еллар саны да ул чорларның матурлыгын тоныкландыра алмый. Киресенчә, олыгая барган саен, мәктәпне ныграк сагына башлыйсың. Бу көннәрдә район мәктәпләрендә “Чыгарылыш кичәләре” үтте.
26 нчы июнь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе, Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, “Яшьләр наркотикларга каршы!” исеме астында профиликтик акция үткәрделәр. Акцияның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында яман гадәтләргә карата тискәре караш уятуны формалаштыру.
27 июнь көнне 17-22 м/с көчле җилб боз яуы ихтимал.
26 июнь көнне 9.00 сәгатьтә "Сарман" кинотетрында эшкуарлар очрашты.