ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

17 май көнне Әлмәт шәһәрендә  өлкән яшьтәге кешене үз гаиләләренә тәрбиягә алучылар өчен семинар үткәрелде. Семинарда территориаль социаль яклау бүлеге җитәкчеләре, комплекс үзәге җитәкчеләре, белгечләре, үз  гаиләләренә тәрбиягә алучылар (“ярдәмчеләр”) катнаштылар. Шул исәптән Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге җитәкчесе Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы, өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Рафикова Гүзәл Раиф кызы, Азалак авылыннан “ярдэмче” Хамидуллина Фирдания Абдулла кызы катнашты.

Семинар барышында “ярдәмчеләр” үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

                  17 нчы май көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары Кәүҗияк авылыннан Газизовлар, Петровзавод авылыннан Файзуллиннар гаиләләре катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылды. Бергә, пар канатлы булып яшәүнең серләре белән уртаклаштылар, яшь чакларын искә төшереп көлешеп алдылар. Файзуллиннар гаиләсе “Иң гашыйк пар”, Газизовлар гаиләсе “Иң бердәм пар” исеменә лаек дип табылды. Матур җырлар, җылы сүзләр, бүләкләр күңелләренә хуш килде. Очрашу истәлеге булып фотога төштеләр.  

 

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының егерме җиденче апрель ике мең унсигезнче елның кырыгыннчы санлы боерыгы нигезендә, Сарман районында 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләрне барлау максатыннан, график төзелде. Уналтынчы май көнне комиссия Азалак авыл советы җирлегендә яшәүче  өлкәннәргә чыкты. Эш барышында комиссия өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышты, актлар төзеде, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә

11 нче май  Гаилэ коненэ.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 - 20 май көннәрендә "Вич профилактикасы" буенча кайнар линия эшлиячәк.

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучыларның бер пары Иске Кәшер авылыннан Флюра апа һәм Фаяз абый Харисовлар гаиләсе. Гаилә көне унаеннан “Пар канатлар” дип аталган бәйрәм кичәсен билгеләп үтү өчен Фаяз абыйлар гаиләсенә тукталдык. “ Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...” - борынгылар әнә шулай җырлаган. Буген без дә әнә шундый пар канатлы,бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып 56 ел бергә яшәүче матур гаиләдә кунакта булдык. Алар икесе дә гомерләрен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаганнар, бер ул, ике кыз үстергәннәр, оныклар тәрбияләшкәннәр. Балалары Фаиль, Розалия, Гүзәлия әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, озын, сәламәт гомер теләделәр. Иске Кәшер мәдәният йорты, авыл җирлеге коллективы белән берлектә, кызыклы бәйрәм программасы төзеп, юбилярларга җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Башыңа тәшсә, башмакчы буласың, - дигән бит борынгылар. Гаилә тормышында кем генә булмыйбыз: итекче дә, читекче дә, министр һәм башкасы да. Һәр гаиләнең үз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы һәм, әлбәттә инде, үзе генә белгән, узенә истәлекле, ә бәлки кызыклы да вакыйгасы да булган. Ромашка чәчәге мәхәббәт һәм тугрылык билгесе. Кичә барышында пар канатлы гаиләбез белән “Ромашка” уены уйнадык. Шул уен аркылы Флюра апа һәм Фаяз абый үзләренең гаилә бәхете серләрен дә ачтылар.

Зур Нөркәй мәдәният йортында «Гаилә көне» нә багышлап, "Минем спорт сөюче гаиләм" дип исемләнгән күңелле стартлар кичәсе үткәрелде. Бу чарада Тюпа һәм Хайретдиновлар гаиләсе катнашты. Алар бергәләшеп, спортка багышланган төрле сынауларны үттеләр. Соңыннан кичә "Елмаю" дигән җыр белән тәмамланды. Балалар да, аларның әти-әниләре дә һәрвакыт бер-берсенә елмаеп торсыннар, тормышка сөенеп яшәсеннәр.

Гаилә көне уңаеннан, үзәк китапханәнең могҗизалар бүлмәсендә Сарман аграр көллияте студентлары өчен бик кызыклы “Кызлы йорт –нурлы йорт” дип исемләнгән кичә үтте. Китапханәчеләр очрашу барышында гаилә, гаилә кыйммәтләре, бер-береңә, өлкәннәргә хөрмәт хакында әңгәмә алып барды. Әйдәп баручы китапханәче Рәзинә Гарифуллина укучыларны З.Кадыйрованың “Сагынырсың - мин булмам” әсәре белән таныштырды. Кичәнең икенче өлешендә кызларны яулык бәйләү серләренә әйдәп баручы китапханәче Миләүшә Ганеева өйрәтте. «Гаилә-тормыш нигезе»дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

16
май, 2018 ел
чәршәмбе

15 май көнне опека бүлеге специалистлары тарафыннан Халыкара гаилә көненә багышланган чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International