Колмәт авылында Халыкара инвалидлар көненә «Кешегә карата җылы һәм назлы " девизы астында өйгә кереп, кечкенә бүләкләр өләштеләр.
5 нче декабрьдә Россиядә Иреклеләр (волонтер) көне билгеләп үтелә. Нәрсә ул игелекле эшләр? Бу кеше үз файдасы өчен түгел, ә кемгәдер ярдәм итү яки күңелле эшләү өчен кылган гамәлләр.
Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында Ягъфәров Азат Фердинанд улы онлайн-кабул итү уздырды.
Бүген Сарман муниципаль районында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров һәм җирле үзидарә эшчәнлеген көйләүче закон проекты турында район җирлекләре башлыклары белән түгәрәк өстәл узды.
«Партия десанты» кысаларында бердәмроссиялеләр халык программасының социаль әһәмиятле объектларындагы эшләрне контрольдә тота.
Бүген Сарман районына эш визиты белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров һәм VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев килде.
Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга егерме өч ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.
Депутатка 9 мөрәҗәгать, «Сарман» район газетасына язылу, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын ремонтлау өчен төзелеш материаллары сатып алу, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм автомобиль юлларын ремонтлау буенча федераль һәм төбәк программаларына ярдәм итү турында сораулар килде. Анда җаваплы затлар һәм Сарман муниципаль районы җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.
Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга егерме өч ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында депутатка коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль яисә төбәк программасына кертүдә ярдәм итү, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм автомобиль юлларын ремонтлау турында сораулар килде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә депутат тарафыннан эшкә алынды, консультацияләр бирелде. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин СВО зонасындагы хәрбиләребез янына баруын дәвам итә. Балалар аны үзләренең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Фәрит Мөнәвир улы һәркемгә районнан, аларның туганнарыннан, якыннарыннан, битараф булмаган якташларыннан, эшмәкәрләрдән, фермерлардан посылкалар тапшырды.
Балаларыбызга үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт!