Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк. Көндез кыска вакытлы яңгырлар; аерым районнарда яшен, локаль боз. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 5-10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр көчле җил, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчәя. Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+16˚. Көндез максималь температура +18..+21˚.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Хезмәткәрләр җирлек чикләрендә һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенда урнаштырылган мәгълүмат күрсәткечләре тирәсендә чүп үләннәрен чабып чыктылар.Территорияне чистартканнан соң, аншлагларның металл өслеге тутыктан чистартылды, грунтланды һәм буялды.
Бүген шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче Җәлил Якупов Әхәт Йосыф улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туксан ел-ул түгәрәк дата гына түгел, ә мөһим тарихи вакыйгалар, Фидакарь хезмәт һәм тирән халык зирәклеге үрелеп барган кыйммәтле тормыш юлы. Җәлил муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфикъ Азһәм улы Кәримов юбилярны чын күңелдән котлады, аңа күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртуы белән тулган озын бәхетле еллар теләде. Ул Әхәт Йосыф улына район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдергән истәлекле бүләк тапшырды. Котлау сүзләренә барлык туганнары һәм дуслары да кушылды. Әхәт Йосыф улы котлауларны чын күңелдән кабул итте һәм аңа күрсәтелгән игътибарның, җылы теләкләрнең никадәр кадерле булуын билгеләп үтте.
2026 елның 29 июлендә Сарман муниципаль районы территориясендә урыны белән: төнлә һәм иртән томан; - көндез дә, кичен дә яшенле яңгыр ява, җилнең тизлеге 15-20 м/с ка җитә, боз явуы ихтимал.
Бүген 2026 елның беренче бишкөнлеге – 21 июльдән 26 июльгә кадәрге чорда урып-җыю буенча комбайнчылар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде. Аларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:1 Төркем 1. Ринат Сәгъдәтов (АФ «Сарман») 2. Фәнзил Гайнетдинов (АФ «Сарман») 3. Илмир Солтанов (АФ «Җәлил») 2 төркем 1. Илдар Ардыханов (АФ «Сарман») 2. Илдар Харисов (АФ «Җәлил») 3. Илгиз Галимҗанов (АФ «Сарман»).
28 июль көнне Илексаз авыл җирлегендә трасса янында өмә үткәрелде .Өмә иртә таңнан башланды,өмәдә Илексаз мәдәният йорты, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы катнашты, барлык кирәкле инвентарь белән коралланды.
Алмашынучан болыт.
Төнлә явым-төшем юк.
Көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, боз.
Җил төньяк-көнбатыштан 6-14 м/с ка кадәр көчәя. Төнлә һаваның минималь температурасы +20..+24˚.
Көндез максималь температура +28..+31˚.
27 июльдә «Җәлил» агрофирмасы кырларында Сарман районы мәдәният йорты агитбригадасының күчмә концерты булды. Агитбригада чыгышы районның авыл хуҗалыгы үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш кертүчеләр өчен бәйрәм. Мондый күчмә чаралар мәдәният һәм авыл хуҗалыгы арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә, традицияләрне саклый һәм хезмәтчәннәрнең рухын күтәрә.
Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының юридик секторы мөдире Тәлгать Әсгать улы Баһаутдинов үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Тәлгать Әсгать улын 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.