Бүген районыбызда якташыбыз, бөек җырчы, Сарман районының Мактаулы гражданины, Татарстанның, Россия Федерациясенең халык артисты, күп кенә исемнәр һәм премияләр лауреаты Илһам Шакировның тууына 91 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырылды. Алар район мәдәният йортында «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр конкурсының йомгаклау концерты белән тәмамланды. Катнашучыларны һәм тамашачыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде, якташы иҗатына битараф булмаганнарга рәхмәт белдерде. Кичә барышында «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр конкурсы, «Илһам бирүче Илһам» республика эссе конкурсы, «Илһам нуры» яшь рәссамнар конкурсы һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча анимацион роликлар конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Гран-прины Казан катнашучысы Залина Шакирова яулады. Чараларны оештыручыларга армый-талмый хезмәт итүләре һәм Илһам Шакиров мирасын сакларга һәм арттырырга омтылулары өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый конкурслар һәм фестивальләр уздыру бөек артистка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә аның иҗаты белән рухландырылган яшь талантларга ярдәм итүдә мөһим адым да булып тора.
Болытлы. Төнлә кар, аерым районнарда буран. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-13˚. Көндез максималь температура -6..-9˚. Юлларда бозлавык.
Конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Язкар улы Уразаев алып барды. Мөхтәрәм кунаклар арасында язучы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон да бар иде. Чарада Сарман һәм күрше районнарның дини берләшмәләре вәкилләре, тарих укытучылары һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашты.
Карашай Саклау авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә Сарман муниципаль районы Башлыгы бүләкләре тапшырылды.
Бүген Сарман муниципаль районында «Илһам чишмәсе» төбәкара җыр конкурсы уза, анда конкурсантлар үз талантларын күрсәтәчәкләр. Әлеге чара Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салудан башланды, анда Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты.
19 нчы февраль көнне тарих укытучысы Фәрхетдинова Д. Ф. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» 2026 нчы елда Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.
20 нче февраль көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" нә ата-аналарның берсе укучыларның кайнар туклануын һәм ашханә шартларын бәяләү максатында килде.
Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара
Бүген, 2026 елның 20 февралендә, безнең балалар бакчасында күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Патриот-шагыйрь М.Җәлилнең моңлы аһәңе” зонакүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Жюри барлыгы 33 талантлы катнашучының чыгышын бәяләде. Конкурсның һәр номеры үзенчәлекле сәнгатьлелеге, башкаруның эмоциональлеге һәм бөек шагыйрьнең иҗатын чын күңелдән яратуы белән аерылып торды. Бәйге йомгаклары буенча җиңүчеләргә – лаеклы дипломнар, ә катнашучыларга шундый мөһим чарада катнашуларын раслый торган махсус сертификатлар тапшырылды. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Маликова Раиданың әнисе Диккатова Резеда Диккатовнаның чарага иганәче буларак керткән өлеше аеруча игътибарга лаек. Аның ярдәме белән барлык катнашучыларга күңелле истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сарман муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Шулай ук бәйрәм чаралары кысаларында " Батырлар. Татарстан геройлары" исемле китабы, алар Рәискә үз проектларын тәкъдим иттеләр.