Бүген 1 нче Җәлил мәктәбендә яшь белгечләр семинары узды. Бөтен районыбызның яшь педагоглары, коллегаларыбыз белән тәҗрибә уртаклашырга дип, безнең мәктәпкә җыелдылар. Педагоглар "Точка роста" кабинетларында булдылар, "Юный геолог" берләшмәсенең эше белән таныштылар, мәктәп музейларында булдылар, театр куелышын карадылар, "Юнармия" һәм "Россия Орляты" мәктәп хәрәкәтенең мастер-классын карадылар. Очрашу иҗат атмосферасында узды.