ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2025 ел
җомга

Карашай-Саклау мәдәният йортында Сарвиназа һәм Мирас ансамбльләре катнашында 8 мартта хатын-кызлар көненә багышланган батл узды.

6 нчы мартта ЮИД отрядларының «Кызыл, сары, яшел» район агитбригадалары конкурсы узды. Җәлил гимназиясе командасы гимназия данын уңышлы яклады. Җитәкчеләре: Кашапова С. Р., Хисамова М. И.

Сарман муниципаль районы халкына һәм кунакларына рәсми бергәлекләр һәм социаль челтәрләрдәге битләр, Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты мессенджерлары турында хәбәр итәбез. Монда сез соңгы яңалыклар белән таныша аласыз.

Без район тормышы, мөһим вакыйгалар, муниципалитет гамәлгә ашыра торган карарлар һәм проектлар турында актуаль мәгълүмат биреп, сезгә якынрак булырга омтылабыз. Яңалыклар турында оператив рәвештә беренче кулдан белү өчен безнең битләргә язылыгыз.

8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тәрбия буенча директор киңәшчесе «Җәлил гимназиясе» активистлары белән берлектә коллективны бәйрәм белән котлап, аларга открыткалар һәм туңдырма тапшырды. 


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

 «Лилия» балалар бакчасында  «8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә»  багышланган бик кызыклы    телевизион күңел ачу тапшыруы  узды.

2025 елның 2-3 мартында Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында «Созвездие-Йолдызлык-2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Карашай-Саклау авылыннан Шәйдуллина Зәкия, Саклаубаш авылыннан Миңнебаева Бибифатыйма апаны, Урта Кәшер авылыннан Насыйбуллина Нәфисә апаны, Ләшәү Тамак авылыннан Юнысова Вәсилә апаны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлап, матур чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.

1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе узды.   

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин районыбызның гүзәл хатыннарын: махсус хәрби операциядә катнашкан газиз улларын югалткан әниләрне котлады. Котлауларга Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гаджиага-оглы Гасанов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International