8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тәрбия буенча директор киңәшчесе «Җәлил гимназиясе» активистлары белән берлектә коллективны бәйрәм белән котлап, аларга открыткалар һәм туңдырма тапшырды. Барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормышның күп бәхетле мизгелләр, шатлыклы минутлар, күңелле тәэсирләр бирүен, укучыларның уңышлары сөендерүен, ә гаиләдә мәхәббәт, дуслык, хөрмәт, муллык, тынычлык һәм татулык булуын телибез!