ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Күҗәк авылында Закиров Илсур Әсгать улы белән хушлаштык.

Закиров Илсур Әсгать улы 1967 елның 11 июлендә Татарстан АССРның Сарман районы Күҗәк авылында туа.

1974-1984 елларда Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә укый.

Мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетының бухгалтерлык бүлегенә укырга керә. 1990 елда тәмамлый.

Махсус хәрби операция зонасына контракт буенча 12.09.2024 елда киткән.

2024 елның 1 ноябрендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак булды.

Якын хәрби хезмәткәрләрне югалту ачысын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Герой истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Якташларыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, Сарман районының мактаулы гражданы Вәсим Әхмәтшин белән аның тормыш иптәше – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Асия ханым 22 ноябрь көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә кунакта булып яшь сәнгать осталарына тугыз уен коралы бүләк иттеләр. Туба, валторна, фагот, рожок, кларнет, гобой, флейта, флейта кебек агач тынлы уен кораллары һәм баян.

    

2024 елның 15 ноябрләрендә 1нче  номерлы Җәлил урта мәктәбендә сәнгатьтән олимпиада узды. Анда 20 укучы катнашты .

 

    Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирүгә заманча алымнар

     2024 елның 14 ноябрләрендә Сарман гимназиясендә рус әдәбиятыннан олимпиада узды. Анда 66 укучы катнашты .


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 нче ел-Гаилэ елы кысаларында Сарайлы мэктэбендэ «Мин гаилэм белэн бэхетле» дип исемлэнгэн бэйрэм кичэсе узды. Кичэдэ катнашкан эти-энилэр жай гына яшьлеклэренэ дэ кайтып килде, тормыш иткэндэ, бала тэрбиялэгэндэ булган кызыклы хэллэр белэн уртаклаштылар.                        Бэйрэм уен-колке, жыр-бию белэн урелеп барды.Балаларнын,,Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
Әтиемнең гадел киңәшләре,
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә.
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик җитә,-дип шигырь юллары аша рэхмэтлэрен житкерулэре хэр гаилэнен кунеленэ хуш килде. Кичэдэн эти-энилэр кутэренке кунел, яхшы кэеф белэн таралыштылар.

     2024 елның 12-13 ноябрләрендә Сарман гимназиясендә инглиз теленнән олимпиада узды. Анда 66 укучы катнашты .

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А.Ф. Ягъфәров бюджет һәм салымнар комитеты утырышында катнашты.

Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче  юбилярыбыз  -Архиреева Тамара Харитоновнага -90 яшь. 

2024 елның 8нче ноябреннән Бөтенроссия һәм республика укучылар олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International