2024 елның 8нче ноябреннән Бөтенроссия һәм республика укучылар олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. Сарман гимназиясендә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча олимпиадасының теоретик туры узды (ОБЗР). Анда 78 укучы катнашты. 2024 елның 9 нчы ноябрендә Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында практик тур үтте. Анда 34 укучы катнашты.