Яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, районда туучылар санын арттыруга һәм бала тууга бәйле чараларны гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе Конституциясе көнен һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Радик һәм Ләйсән Мөхәммәдиевларны кызлары Сабина, Айдар һәм Гөлшат Сираҗетдиновларны уллары туу белән котлады.Алмаз, Айдар һәм Ләйсән Нуриевлар-уллары Алмаз тугач, Рузил һәм Илүзә Ганиуллиннар-уллары Әмин тугач, Дамир һәм Алинә Исламовлар-уллары Эмиль тугач, Дамир сво зонасында хезмәт итә. Яшь ата-аналарга Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә бер тапкыр бирелә торган бала туганда хатынга түләү һәм аның тууын дәүләт теркәвенә алу турындагы район карарында каралган сертификатлар тапшырылды. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, җирлек башлыклары да кушылды. Яңа туган сабыйларга нык сәламәтлек, бәхетле балачак телибез. Ата-аналарга сабырлык, зирәклек һәм чиксез мәхәббәт телибез, аларның балалары илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин республиканның «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашкан балаларның хыялларын тормышка ашырды. Фәрит Мөнәвирович балаларга күптән көтелгән бүләкләр, татлы сюрпризлар тапшырды һәм Яңа 2026 ел белән котлады.
Кәүҗияк авыл җирлегендә яңа 2026 елны каршылауга багышланган чара узды
Карашай Саклау авыл җирлеге торак пунктларында яңа, 2026 елны каршылау
Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләребез һәм бакчабызга йөрүче сабыйларыбыз исеменнән Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына бүләкләр өчен зур рәхмәтләребезне житкерәбез!🎄
Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Кышкы якты уеннар»узды.
Иң тылсымлы бәйрәм алдыннан МБГББУ "Җәлил гимназиясе"ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р. башлангыч мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Кышкы могҗизалар мозаикасы: Россия халыкларының яңа ел традицияләре" дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
1 нче Б сыйныф укучылары, «Россия бөркете» программасында катнашучылар Кыш бабайның иҗат остаханәсендә зур энтузиазм белән эшләрен дәвам итәләр.
«Татарстанда кыш» проекты кысаларында Һәм укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту, буш вакытларын файдалы уздыру максатыннан, Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр. Авылдашларыбыз бик кәнәгать калдылар.
25 декабрь көнне, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча УПП Сәгъдәтова г.и. белән" Дропперлар һәм мошенниклар ягыннан вербовка "темасына очрашу булды.