ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

Хөрмәтле десантчы сугышчылар һәм ВДВ ветераннары! Сезне чын күңелдән Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм! Десантчы сугышчылар һәрвакыт батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булдылар. Иң катлаулы шартларда, теләсә нинди хәрби бурычларны үтәгәндә сез күп тапкырлар үзегезнең Россия армиясе элитасы, безнең Ватаныбызның горурлыгы һәм ышанычлы калканы дип аталу хокукыгызны расладыгыз. Сезгә чын күңелдән тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, ышанычлы тыл, бәхет, иминлек һәм Ватан даны өчен яңа уңышлар телим!


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы "Агрокөч - Логистика" ҖЧҖ тракторчы-машинисты Гайнуллин Дамир Мөнир улын 60 яшьлек юбилее белән котлады. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм эшендә югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен Дамир Мөнир улы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Романов Дмитрий Сергеевич булды, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларында булды. Дмитрий Сергеевич шулай ук Төбәк газлаштыру программасын үтәү һәм гражданнарны кабул итү буенча киңәшмә уздырды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман авылында төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Бүген СарманмуниципальрайоныБашлыгыФәрит Мөнәвир улы Хөснуллингражданнарныкабулитте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Урып-җыюда катнашкан алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясенә тугры калып, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйдәр улы Салихов бүген урып-җыю кампаниясенең беренче бишкөнлегендә җиңүчеләргә премияләр тапшырдылар, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Югары Чыршылы авыл җирлегенең Түбән Чыршылы авылы зиратында  гражданнарның  үзара салым акчасы һәм иганәчеләр ярдәме белән хуҗалык бинасы (часовня) төзү эшләре бара.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә узара салым акчасы хисабына зиаратта биек агачлар киселде.

22 июль көнне район инвалидлар җәмгыятенең чираттан тыш конференциясе күчмә режимда үтте, шундый момкинлеклэр тутырылу нигезендэ катнашучылар узлэрен ГТО нормаларын биреп сынап карый алдылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра. Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International