Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Һава-десант гаскәрләре көне белән котлавы

2024 елның 2 августы, җомга

Хөрмәтле десантчы сугышчылар һәм ВДВ ветераннары! Сезне чын күңелдән Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм! Десантчы сугышчылар һәрвакыт батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булдылар. Иң катлаулы шартларда, теләсә нинди хәрби бурычларны үтәгәндә сез күп тапкырлар үзегезнең Россия армиясе элитасы, безнең Ватаныбызның горурлыгы һәм ышанычлы калканы дип аталу хокукыгызны расладыгыз. Сезгә чын күңелдән тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, ышанычлы тыл, бәхет, иминлек һәм Ватан даны өчен яңа уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International