2024 елның 21 маенда МБББУ «Советлар Созы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровска төп гомуми белем бирү мәктәбе”укучылары походка барды.
Яшь буын чын патриот, илебезнең лаеклы гражданы булып үссен өчен, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле юнәлешләрдә эш алып барыла. Иске Кәшер авылы Зиннәт Хәсәнов исеме белән данлы. Аның батырлыгы - үткән, хәзерге, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Мәктәбебез Зиннәт Хәсәнов исемен горур йөртә. Бу уку елыннан “Кызыл ромашка“ исеме астында батырлар һәм патриотлар мәктәбе эшләп килә. Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружина шушы мәктәпнең бер тармагы булып тора. 20нче май көнне, пионер туган көне уңаеннан, барлык укучылар да Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружинага кабул ителделәр. Бу дружинага 11 отряд керә. Ул отрядларга тантаналы рәвештә җәлилчеләр исеме бирелде. Соныннан алар авылыбызның Сабан туе мәйданында ясалган Хәтер аллеясында булдылар, отряд командирлары узләре йөрткән җәлилче турында мәгълүмат бирде. Сбор спорт уеннары белән төгәлләнде. Көн бик файдалы, кызыклы, уңышлы узды.
Үзгәрешле болытлылык.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыш, төньяк 49 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 1520 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+11˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +17..+21˚.
Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итү максатыннан, гаилә тарихын өйрәнү, туган як тарихына карата кызыксыну уяту, гаилә кыйммәтләрен һәм элемтәләрен ныгытуда ярдәм итү, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы игълан итә.
Конкурс ике этапта үткәрелә: муниципаль һәм республика. Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә (гаилә архивларының төп нөсхәләре Дәүләт архивына саклануга эләгә).
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.
Республика шәһәрләре һәм авыллары халкы QR-кодлар ярдәмендә почта бүлекчәләрендә заказ хатларын һәм посылкаларны өч тапкыр тизрәк ала һәм җибәрә алачак. Хәзер тапшыру 30 секундтан да артык вакытны алмаячак.
Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы биш көнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.
Кәүҗияк авыл җирлегендә янгын гидрантларын тикшерү.
Бүген, 20 майда, Сарман муниципаль районы ГХАТ залында Гаилә учагы капсуласын Әлмәт муниципаль районына тапшыруга багышланган тантаналы чара узды.