Яшь буын чын патриот, илебезнең лаеклы гражданы булып үссен өчен, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле юнәлешләрдә эш алып барыла. Иске Кәшер авылы Зиннәт Хәсәнов исеме белән данлы. Аның батырлыгы - үткән, хәзерге, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Мәктәбебез Зиннәт Хәсәнов исемен горур йөртә. Бу уку елыннан “Кызыл ромашка“ исеме астында батырлар һәм патриотлар мәктәбе эшләп килә. Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружина шушы мәктәпнең бер тармагы булып тора. 20нче май көнне, пионер туган көне уңаеннан, барлык укучылар да Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружинага кабул ителделәр. Бу дружинага 11 отряд керә. Ул отрядларга тантаналы рәвештә җәлилчеләр исеме бирелде. Соныннан алар авылыбызның Сабан туе мәйданында ясалган Хәтер аллеясында булдылар, отряд командирлары узләре йөрткән җәлилче турында мәгълүмат бирде. Сбор спорт уеннары белән төгәлләнде. Көн бик файдалы, кызыклы, уңышлы узды.