ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2024 ел
сишәмбе

Патриотик айлык кысаларында, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы” музеенда булдылар. Музейга баруның максаты: кече яшьтәге мәктәп укучыларында гражданлык-патриотик хисләре, югары патриотик аң формалаштыру, үз халкының героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү. Музейга бару балаларда зур кызыксыну уятты. Безнең һәрберебез өчен Россиянең һәм авылыбызның Бөек кешеләре турында истәлекне саклау бик мөһим, алар үз Ватаны өчен, бүгенге буынны коткару өчен үзләрен аямыйча хәрби батырлыклар башкарганнар!

Гаилә көне уңаеннан Сарман муниципаль районында "Россия йөрәге" гаилә уты капсуласын кабул итү тантасында музей хезмәткәрләре "Семейный оберег" дип аталган интерактив чара үткәрделәр.

 2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Аның символы булып Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабызылган «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы тора. 14 майда «Россия йөрәге» утлы капсуласы Сарман районына килеп җитте. Минзәлә районыннан гаилә уты салынган капсуланы Марат һәм Раушания Вәлиевларның күп балалы гаиләсе алып кайтты. Гаилә учагы очрашуы тантаналы шартларда районның актив гаиләләре: Илсур һәм Альбина Солтановлар, Наркиз һәм Лилия Мөхәммәтовлар, Илназ һәм Рамилә Латыйповлар катнашында узды.

Азалак авыл җирлегендә керү юлындагы барлык аншлаглар буялды, яңартылды һәм ремонтланды

Экологик икеайлык кысаларында Шәрләрәмә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенең «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.

Сарайлы авылында Мөхәммәтов Наил Миргариф улы истәлегенә багышланган гомуми белем бирү мәктәпләре арасында гер спорты буенча Сарман районы беренчелеге узды. Гомумкоманда зачетында МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе" 2 нче урынны алды.

Кызлар арасында:

Нуриева Азалия-2 урын.

Егетләр арасында :

Әхмәтов Айваз 2 нче урын.

Котлыйбыз!


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

79 ел безне Кызыл Армиянең фашист Германиясен җиңгән истәлекле көненнән аерып тора. Җиңү Көне бәйрәм генә түгел,ул үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбыз өстеннән тыныч күкне саклаган кешеләргә истәлек һәм чиксез рәхмәт.

МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 8 сыйныф укучысы Гәрәйханова Эльвина "Минем нәсел агачы" проекты белән "Минем шәҗәрәм" исеме астында республика генеалогик тикшеренүләр конкурсының муниципаль этабында II урынны яулады һәм Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Эльвина! Проект җитәкчесе: Шафигуллина Г. Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International