13 майда Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Сарман гимназиясенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.
13 нче май көнне Хакимуллиннар гаиләсе бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел, бриллиант туйларын, бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Өйләре озак елларга уңайлы һәм җылы булып калсын, туганнарының, якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов һәм авыл ветераннар советы рәисе Фарлукшина М.М.,тәбрикләде. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Янурыс авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте.
Бүген Сарман авылында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Шакиров Динар Фәнәвил улы белән хушлашу панихиды узды.
Шакиров Динар Фәнәвил улы 1990 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Сарман районы Сарман авылында туган.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Бүген Сарман муниципаль районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында ярышларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Аларны район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Сәлихов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Нәкиф улы Вәлиев бүләкләделәр.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Миргаяз улы Рамазанов Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗановны бәйрәм белән котладылар.
Гаеплегә хезмәт хәле нигезендә күрсәтелгән ышанычны кулланып җинаять кылу җәзаны авырлаштыручы шарт буларак таныла (Россия Федерациясе Җинаять кодексының 63 маддәсе.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады.
9 нчы майда "Җәлил гимназия"се коллективы, шулай ук 9 -11 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Митинг Җәлил бистәсенең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды.