Яр Чаллы шәhәренең Сара Садыкова исемендәге Концертлар залында Сарман якташларының «Бергә булулары бик күңелле» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Чара шәhәрнең якташлар берлеге рәисе — җырчы Алмаз Ишморат тарафыннан оештырылды.
Александровкаавыл җирлегендә "Россия суы" акциясе
Яз җитү белән республика халкының Россия почтасы бүлекчәләрендә үзләрен талпан тешләүдән иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. "Антиклещ" ирекле иминият программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
15 апрель көнне Азалак авылы мәдәният йортында XV районкүләм “Җырлы балачак илендә” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды. Балалар җыр, бию, нәфис сүз, конферанс номинацияләрендә осталыкларны күрсәттеләр.
Сарман районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәйруллина Сәмәрә Фәйзрахман кызы һәм Исламова Зөлфия Фирдәвис кызы Олы Нөркәй урта мәктәбендә "Пушкин картасы" проекты буенча чара үткәрделәр. Проект "Сүзлек экспрессы" дип исемләнгән иде. Анда 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Алып баручылар башта тормышта һәм уку процессында сүзлек запасының әһәмияте турында сөйләделәр. Гади күнегүләр һәм уеннар ярдәмендә игътибарны һәм логик фикерләүне ничек үстерергә мөмкинлеген аңлаттылар. Балалар өч командага бүленеп, тәкъдим ителгән хәрефләрдән кем тизрәк һәм күбрәк сүзләр төзүдә бер-берсе белән ярыштылар. Аннары алар ребусларның нәрсә икәнен һәм аларны чишү кагыйдәләрен белделәр. Аларга башта гади ребусларны, ә аннан соң тагын да катлаулырак ребусларны чишәргә тәкъдим ителгән иде. Командалар бу авыр эшләрне дә яхшы башкардылар. Ахырда һәр команда дипломнар алды.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
17 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Сарман гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.
17 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.
Мәктәп укучылары "Батареяны тапшырыгыз - табигатьне саклагыз!" экологик акциясендә актив катнашалар.
Батареялар калдыкларның зарарлылыгы буенча беренче куркыныч класска карый. Аларны гадәти чүп кебек эшкәртеп булмый. Кулланылган батареялар алга таба куркынычсыз юк итү өчен махсус контейнерга урнаштырыла.
Безнең көннәрдә батареяләр киң таралган. Йортларда аларны бөтен җирдә дә очратырга мөмкин. Бары тик бер ташланган батарея 400 литр җир асты суларын һәм 20 квадрат метр җирне пычрата!!!
Әгәр дә пычратылган су кеше тарафыннан даими кулланылса, онкология авыруларына китерергә мөмкин. Безнең илдә күпләр моның турында уйламый.
Акциягә мәктәпнең барлык укучылары да кушылды. Барлыгы 7 килограммнан артык батарея җыелган. Бу акциядә катнашып, балалар үзләре һәм тирә-юнь турында кайгыртырга өйрәнәләр.
2023 елда Сарман муниципаль архивы Татарстан Республикасы муниципаль архивлары ярдәме алу өчен республика конкурсында җиңеп, мобиль стеллажлар алуга сертификат иясе булды.
Шушы көннәрдә яңа мобиль стеллажларны урнаштыру тәмамланды. Яңа стеллажлар – ул 519 погон метр, аларда 41 меңнән артык эш урнаштырырга мөмкинлек!
Хәзер безнең районның документаль тарихы дөрес, уңайлы һәм матур итеп сакланачак!