ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

18 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.

Бүген Сарман урта мәктәбендә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җәйге ял оештыру буенча киңәшмә үткәрде.

Янурыста  юл кырын чистарту

Янурыс авыл җирлегендә Каташ-Каран авылында өмә

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азалак авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә

Сарман районында яшәүчеләр Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә акча җыюга кушыла ала

Россия почтасы 6 000 нән артык басмага, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, 2024 елның икенче яртыеллыгына язылуны компания сайтында «онлайн язылу» бүлегендә, мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлекчәсендә һәм хәтта өйдә почтальон ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

17 нче апрельдә "Җәлил гимназиясе" нең 10 нчы сыйныф укучылары Түбәлешев Тамак авылына бардылар. Балалар көрәкләр белән коралланып, йон, кедр һәм миләш утырттылар. Планетаны яшелләндерү бик мөһим эш. Агач үзе тынычлык символы, ул табигатьнең зәгыйфьлеген һәм аны саклау кирәклеген искә төшерә. Мәктәп укучылары бик теләп эшләделәр. Балалар үзләренең игелекле эш эшләгәннәрен аңлыйлар. Шәкертләр утырткан үсентеләр үсеп, әйләнә-тирә мохитне һаваның газлылыгыннан саклаучы искиткеч агачларга әверелер дип өметләнәбез. Агач утырту-ул үзе турында истәлек калдыру, тирә-юньдәгеләргә шатлык бүләк итү дигән сүз. Педагоглар һәм укучыларның уртак тырышлыгы белән әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертелде.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Югары Чыршылы авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә.

Ул Сарайлы авылында туып-үсә. Әтисен Бөек Ватан сугышына алалар. 1943 елда аның батырларча һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь килә. Ә абыйсы хәбәрсез югала. Нәкыя апа җиде сыйныф белем ала, аннан соң почта бүлегендә, колхозда эшли. 1955 елда Иске Минзәләбаш авылы егете Ямалиев Намус белән гаилә кора. Бергәләп 4 бала — 2 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Нәкыя апа белән Намус абый бала кайгысын да кичерәләр. Озак еллар туган авылы Иске Минзәләбашта авыл Советы рәисе булып эшләгән уллары Гөлүс бу дөньядан вакытсыз китеп бара. Бүгенге көндә Нәкыя апа Намус абый белән бергә матур тормышта, балалары, 7 онык һәм 10 оныкчыкларының игелекләрен һәм куанычларын күреп яшиләр. Нәкыя апаны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аңа җылы котлау сүзләрен «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та җиткерделәр һәм бүләкләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International