Бүген Ә.Залаков исемендәге ял паркында Нәүрүз бәйрәме булып узды. Кыш үзенең биләмәләрен Язга тиз генә бирергә теләмәде, төрлечә көрәшеп карады. Балалар ярдәме белән Яз җиңүгә иреште. Бәйрәм җыр-биюләр, күңелле уеннар белән аралашып барды. Килгән кунаклар тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Шәрләрәмә авыл җирлегендә экологик өмәләр
Санитар-экология икеайлыгы кысаларында, 05 апрельдә оешмаларның тирә-ягын чистарту буенча өмә оештырылды.
5 нче апрель көнне Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен яңа «Катя-Катя» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
25 мартта Казанда Мөмкинлекләре чикле хатын - кызлар арасында X Республика матурлык һәм талантлар конкурсына йомгак ясалды. Аның финалистлары ТРның төрле почмакларыннан төрле инвалидлык формалары булган ун кыз булды.
Иске Имән авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык башланды
Карашай-Саклау авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык башланды.
Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда «Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы узды. Конкурста республикабызның Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Мөслим, Чирмешән, Ютазы районнарыннан муниципаль этапларда җиңгән 8 гаилә катнашты.
Җәлил бистәсеннән Якуповлар гаиләсе «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» фестивалендә лаеклы чыгыш ясады.
Әлеге чараны Зиннәт хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең тарих укытучысы Р.Р. Шәмгунова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйзрахманова М.И., тәрбия эше буенча директор киңәшчесе С. Н. Шәрәфетдинова авыл китапханәчесе Г. С. Сәйфуллина белән берлектә оештырдылар. Әлеге чараны уздыру өчен безнең мәктәпне тәмамлаган МХО дә катнашучы чакырылган иде. Ул сугыш ситуацияләре, туган илгә һәм ватандашларга булган мәхәббәте, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Укучыларыбызны барлык авырлыкларны җиңәргә туганнарының һәм барлык россиялеләрнең ярдәме һәм җиңүгә ышанычы ярдәм итә дип ышандырды. Укучыларыбызның «Солдатка хат» акциясе кысаларында сугышчыларга җибәргән хатлары балаларга алгы сызыкта бик ярдәм итә һәм сугышчан рухны саклый, дип билгеләп үтте. Балалар солдатның шәхси юлы турындагы тарихны кызыксынып тыңладылар, махсус операция шартларында көнкүреш, солдатларыбызны коралландыру, сугыш хәрәкәтләре алып бару турында сораулар бирделәр. Кунак барлык сорауларга да бик намуслы һәм ачык җавап бирде.
Батырлык дәресе җылы дуслык шартларында үтте. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр. Чара ахырында М.И. Фәйзрахманова көрәшчегә батырлыгы һәм патриотизмы өчен рәхмәт белдерде.