Ел саен 1 апрельдә экологик бәйрәм «Халыкара кошлар» көне билгеләп үтелә. Чөнки бу айда күчмә кошлар туган якларына кайта. 1 апрель көнне Ләшәү-Тамак мәктәбендә "Күчмә кошларны каршы ал" акциясе уздырылды. Әлеге акциядә 1-9 сыйныф укучылары «Кошларга ярдәм ит» девизы астында актив катнаштылар. Канатлы дусларга сакчыл карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк. Технология дәресләрендә балалар мәктәп территориясендә агачларга эленеп торачак кош ояларын ясадылар.