ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

2024/2025 уку елын кабул итү кампаниясе кысаларында 2024 елның 13 апрелендә Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында (филиалында) «КФУ НЧИ – 2024 Ачык ишекләр көне»узачак

Үткәрү вакыты: 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Үткәрү урыны: КФУның инжиниринг үзәге (Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 13а).

Укучылар, ата-аналар, укытучылар һәм барлык теләүчеләр 2024 елда институт, әзерлек юнәлешләре һәм керү шартлары белән таныша алачак.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023 елда «Татарстан тарифлары»телеграмма-ботын проектлаган.

Электрон ярдәмче регулятор органына шәхси мөрәҗәгать итмичә тарифлар турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүматка реаль вакыт режимында керү мөмкинлеген бирә, кызыксындырган мәгълүматны тиз табарга, шулай ук регулятор белән республика халкы арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.

Чат-боттагы мәгълүмат гамәлдәге бәяләр (тарифлар) расланган яки төзәтелгән саен даими рәвештә яңартыла.

Телеграмма-ботка тоташырга һәм гамәлдәге тарифлар буенча актуаль мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин: https://t.me/Tarif_RT_bot.

"Шәфкатъ" сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсия үткәрелде".

3 нче апрель көнне Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап Петровка-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен яңа «Катя-Катя» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы утырышларының кече залында Татар табигать саклау районара прокуроры урынбасары Роза Халморатова Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндас Вәлиев белән берлектә табигать саклау законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.

Бүген Казан шәһәрендә Энергетика һәм Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы старт алды, ул Идел буе федераль округында тармакның иң зур махсуслаштырылган вакыйгасы булып тора. Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнаша.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген безнең мәктәпкә район "Сарман" газетасының баш мөхәррире килде. Ул кул эшләре белән шөгыльләнүче кызлар белән очрашырга һәм алардан интервью алырга килгән. "Җәлил гимназиясе" нең 5 нче һәм 6 нчы сыйныф кызлары табигатьне ташланган полиэтилен пакетлардан саклап калу өчен эко-сумкалар тегә башладылар. Пакетлар җитештерү 67 елдан артмаса да, алар әйләнә-тирә мохит өчен глобаль проблемага әйләнде. Бәлки, дөньякүләм масштабта бу ярдәм шулкадәр зур булмас, әмма диңгез тамчыдан туа, шуңа күрә безнең кызларыбызның хезмәте юкка булмаячагына ышанабыз. Эко-сумкалар 6 нчы апрельдә 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр булачак мәдәният йортындагы ярминкәдә сатылачак.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.

2 нче апрель көнне Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен яңа «Катя-Катя» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Бүген районда 2024 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды.

Агрофирмаларда тикшерүгә бөтен техника тәкъдим ителде. Районда «Татагролизинг» җәмгыятенең инженер-техник тәэмин итү департаменты баш инженеры Радик Гыймадиев җитәкчелегендә комиссия эшли. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International