Бүген безнең мәктәпкә район "Сарман" газетасының баш мөхәррире килде. Ул кул эшләре белән шөгыльләнүче кызлар белән очрашырга һәм алардан интервью алырга килгән. "Җәлил гимназиясе" нең 5 нче һәм 6 нчы сыйныф кызлары табигатьне ташланган полиэтилен пакетлардан саклап калу өчен эко-сумкалар тегә башладылар. Пакетлар җитештерү 67 елдан артмаса да, алар әйләнә-тирә мохит өчен глобаль проблемага әйләнде. Бәлки, дөньякүләм масштабта бу ярдәм шулкадәр зур булмас, әмма диңгез тамчыдан туа, шуңа күрә безнең кызларыбызның хезмәте юкка булмаячагына ышанабыз. Эко-сумкалар 6 нчы апрельдә 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр булачак мәдәният йортындагы ярминкәдә сатылачак.