ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгать. 6 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 2024 елның 7 гыйнвары

2024 елның 7 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыннарда төнлә һава температурасының -25 кадәр төшүе көтелә..-29 (Казанда -25 кадәр..-27), көндез урыны белән ТР төньягында -25кә кадәр.

Сарман авылының үзәк паркында Кыш Бабай резиденциясе эшләвен дәвам итә.

Әгәр дә сез әкият резеденциясендә булмаган булсагыз-ашыгыгыз. 8 гыйнварга кадәр әкияттәге персонаж белән аралашу мөмкинлеге бар, яшькә карамыйча.Резиденция 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли.керү бушлай.

⛄  ⛄  ⛄ 4 января в Сармановском парке "100 лет ТАССР" состоялось мероприятие "зима - пора чудес". Для детей были организованы различные игры. Организаторами мероприятия выступили сотрудники Центра и детской библиотеки.

В музее был проведен мастер-класс по технике эбру. Приехавшие дети познакомились с инструментами работы художника, методами раскрашивания, творчеством художников Сармановского края. И сами пробовали себя художниками. Творили, работая в очень интересной технике эбру. ⛄ 🎄 ✨

Яңа елның беренче көнендә Сарманның Үзәк ял паркында "Әти-әни һәм мин" дип исемләнгән чара үтте.Чараны Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

⛄🎄Петровка Завод авылы балалары Кыш Бабай резиденциясендә кунакта булдылар. Кунаклар бик теләп шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар, биеделәр, рәхәт итеп уйнадылар, күңел ачтылар. Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм бүтән Яңа ел бәйрәме геройлары белән фото, видеога төшүдән бик канагать калдылар. Өстәмә буләкләр - баллы тәм-томнар бәләкәчләрне бигрәк тә сөендерде! ✨🍫🍬

5 гыйнвар көнне район мәдәният йортында 2024 ел-гаилә елы уңаеннан "Күңелле яшибез" дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Кичәдэ әти-әниләр һәм балалар күңелле уеннарда катнаштылар, бергәләп матур җырлар, биюләр башкардылар

❄️Яңа ел ялларында рәхим итегез! Бүген сезнең өчен:

🎄10.00 "Табышмаклар иленә сәяхәт" Сарман үзәк китапханәсе.

🎄15.00 сәгатьтә кинотеатрда балалар мультфильм карый алачаклар. 🎬📽

⛄ ⛄⛄15.00 - 21.00 Кыш бабай бөтен кешене үз резиденциясендә көтә.🍫🍬✨

⛄🎄❄ 18.00 ишегалды бәйрәменә рәхим итегез! Хәсән Туфан урамы-63.🤗

💃🔥Кичен 20.00 сәгатьтә район Сарман кинотеатрында дискотека үткәреләчәк.

Бәйрәмнәр күңелле һәм файдалы үтсен!

Район авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча ярышлар оештырылды. Аларда 9 команда катнашып, уеннар өч зонада үткәрелде. Финал уеннары «Айтуган» спорт залында дәвам иттеләр.

Нәтиҗәдә, Мортыштамак авыл җирлеге җыелма командасы җиңү яулады. Бик күп спорт төре буенча өстен булган җирлекнең бу юлы да сынатмаячагында шик юк иде. Икенче урынны Чукмарлы егетләре алдылар. Илексаз авыл җирлеге волейбол уйнау осталары өченче урынны яуладылар.


5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Курмаш авылында яшәүче Миңнегалиев Гомәр Мәхүбрахман улына 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International