2 гыйнварда Халитова Разия Мөзаһит кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Разия Мөзаһит кызы Хәлитова 1929 елның 2 гыйнварында Сарман районының Яңа Минзәләбаш авылында туа. Туган авылында 1-4 сыйныфларда укый (1937-1940 еллар). Сугыш башлану белән Кызыл Бакча колхозына эшкә урнаша. Сугыштан соң укуын Иске Минзәләбаш авылында дәвам итә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, 1948-1967 елларда Кызыл Бакча авылында колхозда эшли. Разия Мөзаһит кызы үз һөнәрен балалар белән бәйли. 20 ел (1967-1987 еллар) Җәлил поселогының икенче мәктәбендә эшли.
1950 елда Фәлих Фәррахович белән тормыш барлыкка килә. Ул ире белән өч кыз үстергән.
Бүген ул лаеклы ялда. Разия Мөзаһит кызы юбилей һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнде. Чәчәкләр үстерергә, тегәргә һәм чигәргә ярата.
Бу истәлекле көнне Разия Мөзаһит кызын Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады, ул Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Рафикъ Әзһәм улы туган көнендә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух теләде. Разия Мөзаһит кызы җылы сүзләре һәм игътибары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
30 декабрь көнне Мортыштамак авылы мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме үткәрелде
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 2 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 3 гыйнвар, 2024
2024 елның 3 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыннарда:
- төнлә һәм иртән һава температурасының -25кә кадәр төшүе..-29 (Казанда -25 кадәр..-26˚);
көчле кар, аерым районнарда 12 км күрү мөмкинлеге булган буран.
31 декабрь көнне Яңа ел алдыннан Александровка авыл җирлегендә "Яңа ел кичүе" дип аталган Яңа ел чаралары узды. Авыл җирлеге башлыгы Вафин И.Ф. авылдашларын һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар бәйрәмне үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән бизәделәр, күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.
31 декабрь көнне Азалак мәдәният йортында " Яңа ел киче" исемле бәйрәм чарасы узды. Чараны авыл жирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов башлап жибәрде, авыл кешеләрен һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар бәйрәмне үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән бизәделәр.Барыбызга да тыныч күк һәм нык сәламәтлек телибез. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм муллык булсын. Яңа ел котлы булсын!
Зур Нөркәй авыл җирлегендә Яңа ел чаралары
Кичэ, 30 декабрь конне Петровский Завод мэдэният йортында Яна ел бал-маскарады уткэрелде.
30 декабрь көнне Ләке мәдәният йортында " Хуш киләсен, Яңа ел " исемле бәйрәм чарасы узды.
30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында Яна ел бал-маскарады узды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улының котлавы белән башланып китте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм жирле артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.