Барлык райондашларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Татарстан Конституциясе – күпмилләтле халкыбыз сайлап алган сәяси юлны билгеләгән төп канун. Республикабыз Конституциясе кешенең хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез.
Безнең республикабыз – яшәү өчен уңайлы, тотрыклы үсүче, перспективалы төбәк. Райондашлар ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр белән яшиләр, намуслы һәм фидакарь хезмәт куялар, иҗат итәләр.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә, ныгытуга керткән лаеклы өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим.
Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу истәлекле дата илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.
Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык.
Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхетле тормыш телим. Иң мөһиме -сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч булсын.
Үзгәрешле болытлылык.
Башлыча явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк, төньяк-көнбатыш, көньякка 4-9 м/с күчә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +1..+4˚.
29 нчы ноябрьдән 5 нче декабрьгә кадәр Казан шәһәренең Универсиада Авылында инглиз телендә белем бирү интенсивы уза. 9 нчы Б сыйныф укучысы Әсләмов Илназ әлеге чарада катнаша. Программага тел ияләре белән аралашу, инглиз телендә көн саен интенсивлар һәм тренинглар, Иннополиска экскурсияләргә чыгу, төрле мастер-класслар, тәреләр,квизлар һ. б. керә.
Әлмәт авылында, гражданнарның үзара салым акчалары хисабына, артезиан скважиналары коеларына ремонт ясалды.
"Форпост" отряды активистлары яшь җәяүлеләр очен акция үткәрде. Активистлар яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген, шулай ук хәрәкәт итү өлеше янында уеннарның рөхсәт ителмәвен искә төшерделәр. Акциядә катнашучыларның һәрберсе булэккэ яктылык кайтаручы элемент алды.
2 нче ноябрь көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган көзге лагерьга йөрүче балалар өчен «Баба Яга спасает мир» исемле яңа фильм күрсәтелде.
Бердәмлек көне безнең илдә 4 нче ноябрьдә билгеләп үтелә торган махсус бәйрәм. Бу көнне без бергә җыелып, мөһим тарихи вакыйгаларны билгеләп үтәбез, берләшәбез һәм үзебезне бердәм халык итеп хис итәбез. Бу бәйрәм кысаларында "Җәлил гимназиясе" укучылары Бердәмлек көне турындагы күзаллауларын чагылдырган иҗади сәләтләрен күрсәтәләр. Тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р., мәктәп яны лагеры начальнигы Замаева Л. Н. һәм "Осталык әлифбасы" түгәрәге җитәкчесе Шәйхетдинова А. Л. "Россиянең йөзләре күп" дигән чарасы оештырдылар.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан "Эдельвейс" мәктәп яны лагеренда тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Е. Р. Граханцева тарафыннан кинолекторие оештырыла. Балалар бәйрәм тарихы турында кыска метражлы мультфильмнар карадылар, "Россия бердәмлеге турында нәрсә беләсең?" уены үткәрелгән. Аннары балалар интервью алдылар: "Бу бәйрәм турында син нәрсә беләсең?", "Синең өчен бердәмлек сүзе нәрсә аңлата?". Мәктәп укучылары синең яки дустыңның нинди милләт булуы мөһим түгел, иң мөһиме-без барыбыз да кешеләр. Без бергә!
3 нче Б сыйныф укучылары "Математик марафон" республика олимпиадасында катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бахтегараев Инзар -җиңүче, Гафуров Айназ, Скворцов Артём, Гафуров Айдар, Рстакян Мгер призер булдылар (укытучы: Кәримова З.Ф.). Котлыйбыз!