ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Иске Имән авылы зиаратында үзарасалым акчасына хуҗалык йорты төзелде


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 7 ноябре кичендә, 8 ноябре төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Болытлы.

Яңгыр, төнлә урыны белән көчле.

Җил көнбатыш, көньяк-көнбатыш 6-11 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +3..+6˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +6..+9˚.

3-4 нче ноябрьдә Азнакайда АИБА халыкара категорияле судья Абдрашитов Зиннур Зәйнетдин улы истәлегенә багышланган бокс буенча турнир узды. Ярышларда Татарстан спортчылары, шул исәптән Җәлил бистәсе, Башкортостан һәм Ырымбур өлкәсе боксчылары катнашты.

Бүген Җәлил поселогында яшәүче Агафонова Аврора Дмитриевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Котлау сүзләре белән Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. юбилярны район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвировичның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды, шулай ук юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Идрисова Г.Я., “Җәлилнефть” идарәсе ветераннар советы рәисе Харисов Р. А. котладылар.

Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм туганнарының, якыннарының мәхәббәте белән мөмкин кадәр күбрәк шатлыклы көннәр теләделәр. Аврора Дмитриевна җылы сүзләре һәм игътибар итүләре өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.

2023 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Сарман муниципаль районында Бөтендөнья сыйфат көне (Европа сыйфат атналыгы) кысаларында республика азык-төлек товарларын дегустацияләүдә катнашты. Сарманлылар өчен төбәк җитештерүчеләренең 4 үрнәге (колбаса, печенье, алкогольсез эчемлек) тәкъдим ителгән.

7 нче ноябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Аграр көллият студентлары өчен, «Пушкинская карта» программасы кысаларында, «Сокровища партизанского леса» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Җир һәм мөлкәт палатасы рәисе Айдар Нариманов, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина чакырылган иде.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.

7 ноябрь көнне, «Ныклы гаилә», "Гаилә - тынычлык нигезе" проектлары  һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы  кысаларында Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин Фәнис һәм Нәзилә Миңнуллиннарны зөбәрҗәт туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Барлык райондашларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. 

 

Татарстан Конституциясе – күпмилләтле халкыбыз сайлап алган сәяси юлны билгеләгән төп канун. Республикабыз Конституциясе кешенең хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез.

 

Безнең республикабыз – яшәү өчен уңайлы, тотрыклы үсүче, перспективалы төбәк. Райондашлар ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр белән яшиләр, намуслы һәм фидакарь хезмәт куялар, иҗат итәләр.

 

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә, ныгытуга керткән лаеклы өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим.


4
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу истәлекле дата илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.

Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык. 

Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.  

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 

Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхетле тормыш телим. Иң мөһиме -сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International