ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

30 нчы октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясе каршында оештырылган көзге лагерьга йөрүче балалар өчен «Баба Яга спасает мир» исемле яңа фильм күрсәтелде.

Шәрләрәмә авыл җирлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ярминкәдә

Яр Чаллы шәһәрендә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Память, соединяющая время", вокаль-хореографик һәм театральләштерелгән спектакльләрнең 1 региональ фольклор фестивале узды. Муртыштамак  "Чишмә" фольклор-вокаль коллективы I дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!

Мортыштамак авыл мәдәният йортында 2024 елда үзара салым чараларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча җыен узды.

30 октябрьдә Россиядә  Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул катлаулы һәм каршылыклы тарихыбызның дәһшәтле һәм куркыныч елларын исебезгә төшерә.

Бу көнне миллионлаган кешеләр үзләренең, нахакка гаепләнеп, колония-лагерьларга ябылган, сөргенгә сөрелгән, рухи һәм физик яктан юк ителгән туганнарын, якыннарын искә ала.

Миллионлаган корбаннарга китергән сәяси репрессияләр безнең илебез тарихының иң фаҗигале сәхифәләреннән берсе. Тарихыбызның данлыклы битләре кебек үк, милләт фаҗигасенә әверелгән вакыйгалар да хәтер түребездә сакланырга тиеш. Террор һәм репрессияләргә, үз халкына каршы җинаять кылучыларга бернинди дә аклау булу мөмкин түгел.

Бүген безнең районыбызда 11  кеше репрессия корбаны статусын йөртә.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим. Барлык авырлыкларны үтеп, үзегездә яшәү көчен, кеше булу абруен югалтмавыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Колмәт авылы мэдэният йортында 2024 елда узара салым акчаларын кертү һәм алардан файдалану мәсьәләсе буенча җыен узды.


29
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

Сарман районы ДОСААФ идарәсе рәисе Хаҗиев Альберт Минневәли улы арабыздан мәңгелеккә китте. 

Ул халыкның ихтирамын яулап, кешеләр белән аңлашып эшли белде. Хезмәттәшләре өчен гади, гадел җитәкче иде. Яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертте. 

Альберт Минневәли улының гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Альберт Минневәлиевич, авыр туфрагыгыз җиңел булсын. Сезнең якты истәлегегез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Бүгенге тормышыбызны автомобильдән башка күз алдына да китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше дә. Юлдагы иминлек руль артына утырган һәр машина йөртүчегә бәйле. Шуңа алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә.

Халык хуҗалыгының һәр өлкәсенең дә өзлексез һәм ышанычлы эшчәнлеген тәэмин итүдә транспортның роле, һичшиксез, хәлиткеч. Сезнең хезмәтегез – зур җаваплылык, һөнәри осталык, игътибар һәм чыдамлылык таләп итүче җиңел булмаган көндәлек хезмәт. Мин бу тармакта хезмәт куючы һәркемгә үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрем – тармак ветераннарына. 

Бәйрәм көнендә һәрберегезгә эшегездә зурдан-зур уңышлар, хәерле, имин юллар телим. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык насыйп булсын.


28
октябрь, 2023 ел
шимбә

3 нче Б сыйныф укучысы Харисова Милана якташыбыз  шагыйрә В.Хәйруллинага  80 ел тулуга багышланган муниципаль «Балачак утравы» әдәби-иҗат конкурсы призеры булды (кытучы: Кәримова З.Ф.).

25 нче октябрьдә Мәдәният сараенда 8-11 нче сыйныф укучылары өчен күптән көтелгән көзге "Алтын көз" балы узды. "Җәлил гимназиясе" укучылары бәйрәмгә кушылдылар. Һәр мәктәп көзге балның король һәм королевасы исеменә кандидатура тәкъдим итте. Безнең гимназиянең вәкилләре мактаулы 3 урынны алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International