ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2023 ел
шимбә

Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәрендәге ярминкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә.


27
октябрь, 2023 ел
җомга

Бүген "Сарман" кинотеатрында шагыйрә Васимә Хәйруллинаның 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев котлады.

Котлауларга шагыйрәнең хезмәттәшләре, дуслары, туганнары һәм якыннары кушылды. Кичә Васима Хәйруллинаның шигырьләрен уку, концерт номерлары белән үрелеп барды.

25 октябрьдә «Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил командасында яшь блогерлар»республика конкурсы старт ала.

Конкурсны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы оештыра. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары әгъзалары чакырыла.

Конкурсны үткәрү һәм җиңүчеләрне бүләкләү шартлары конкурсның нигезләмәсендә язылган.

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «минем бизнес» үзәге кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтте.

«Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы министрлык һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы белән берлектә югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2023»традицион республика премиясен үткәрә.

Петровский Завод авыл җирлегендә махсус операциядә катнашучы егетләребезгә ярдэм итү йөзеннән блиндаж (окоп) шәмнәре ясау дәвам итә.

27 октябрь көнне Ләке топ гомуми белем бирү мәктәбе укучылары-укытучылары, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Егоров В.Г.белән очрашты. 

27 нче октябрьдә мәдәният хезмәткәрләре Саклаубаш урта белем бирү мәктәбендә югары класс укучылары белән “Игътибар! Терроризм!”-  дип аталган чара үткәрделәр

Буллинг (ингл. bullying куркыту) мәктәптә укучыларның берсенә карата эзәрлекләү һәм агрессия. Балалар берәр яшьтәшне эзәрлеклиләр һәм мыскыл итәләр. Психологлар билгеләп үткәнчә, агрессорлар башлангыч һәм урта сыйныфларда күбрәк. 15-16 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр арасында алар күпкә эзерәк. Укучыларны буллинг төшенчәсе, формалары һәм структурасы белән таныштыру, көч куллануга дучар булган балага карата эмпатия һәм кичереш хисе тәрбияләү, катлаулы ситуациядән чыгу юлларын эзләү күнекмәләрен үстерү; җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру, мәктәп мохитендә көч куллануны профилактикалау максатыннан, «Форпост» үзәге Җәлил гимназиясе базасында"Балалар арасында буллингка каршы корэш!"исемле чара уткэрде.

27 октябрь көнне Ләке гомуми белем бирү мәктәбендә  авыл җирлеге башлыгы Антонов Ю.Г. белән берлектә “Ничек террор корбаны булмаска?” дигән темага тәрбия-мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International