25 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: - төнлә 15 м/с кадәр көчле җил, көньякта һәм көнчыгышта көчле кар һәм кыска вакытлы буран; - төнлә һәм көндез юлларда бозлавык барлыкка килү, кар кашы, накат көтелә. 25 октябрьдә Казан шәһәрендә урыннарда юлларда бозлавык барлыкка килүе көтелә.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Башкарма комитет бүлекләре белгечләре, җирлек башлыклары һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Балтамак авылында эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында ул мәчет төзелеше барышы белән танышты һәм подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга «Царство против разбойников» исемле мультфильм, 5-9 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.
23 октябрь көнне район мәдәният йортында “Легендарные шлягеры Победы” дип исемләнгән концерт булып узды. Кунаклырны һәм тамашачыларны район Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү турында сөйләде.
Татарстанның атказанган артисты, көрәш буенча спорт остасы Вил Усманов җитәкчелегендәге җырчылар төркеме Бөек Ватан сугышы турында язылган җырлар аша тамашачыларга Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулап алынуын ачып бирделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар янында алгы сызыкта булып, үзенең җырлары белән якташларыбызны рухландырып кайткан җырчы сәхнәдән яңгыраткан сугыш турындагы һәрбер җырының язылу тарихына, аның авторларына, беренче башкаручыларына аерым тукталды, алар турында сөйләде. Вил Нургалиевич шулай ук комсомол, аның оешу тарихы турында да әйтеп үтте.
Төркемдәге җырчылар Игорь Дмитриев, Миләүшә Галиеваларның чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Концерт һәркем өчен таныш “ День Победы” җыры белән төгәлләнде.
«Барысы да үзебезнеке» патриотик марафоны дәвам итә.
Чара кысаларында контракт буенча хезмәткә керү шартлары, ярдәм чаралары турында мәгълүмат белән агитация материаллары тарату буенча пикет оештырылды, теләүчеләргә ГТО нормаларын тапшыру, автоматны сүтү-җыюда үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирелде, район мәдәният йортында концерт узды.
“Үткәннәр эзеннән” исемле фото күргәзмә оештырылды.
Һәр елны октябрь аенда өлкәннәр көне уңаеннан матур чаралар, төрле ярышлар үткәрү, җиңүчеләрне котлап үтү гадәткә керде. Быел без бу көнне башкачарак итеп уздырырга уйладык.
Шушы бәйрәм уңаеннан 12 октябрьдә өлкәннәр көнен үткәреп алырга җыелдык. Бу бәйрәмгә нәни дусларыбыз, 1 нче номерлы балалар бакчасыннан бер көтү малайлар, кызлар матур киемнәрен киеп, бәйрәмчә бизәнеп, әби- бабайларын тәбрик итәргә килделәр. Килделәр дә, йөрәккә үтеп тә керделәр. Сабыйлар җырладылар, биеделәр. Ә без аларны рәхәтләнеп тыңлап, карап утырдык. Ул арада сабыйлар матур гына итеп әбиләренең, бабайларының алларына кереп тә утырдылар. Ә аларны фотога төшереп без рәхәтләндек. Аларның сөенүләре безнең дә күңелләргә күчте.
Җәлил шәһәр тибындагы поселогы
ветераннары
Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
23 октябрьдә "Җәлил гимназиясе"нең 8 нче А сыйныф укучылары Җәлил шәһәр тибындагы сәнгать мәктәбе каршындагы рәссам В.А. Черныйның "Ватан образлары" күргәзмәсендә булдылар. Чарага билетлар Пушкин картасы буенча сатып алынган.