ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга «Царство против разбойников» исемле мультфильм, 5-11 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

Мортыштамак авыл жирлегеннэн махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм китте. Уз өлешен керткән авыл халкына зур рәхмәт.


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Мәктәп отряды активисты «Форпост  Садыйкова Самира Җәлил гимназиясе базасында" Алкоголь- зыян!" исемле класс сэгате уткэрде. Әңгәмәдә балалар алкогольнең зыяны турында сөйләштеләр. Алкогольнең кешегә һәм тирә-юньдәгеләргә ничек тәэсир итүен һәм алкогольнең җинаятьчелек белән ничек тыгыз бәйләнештә булуын мисаллар китерделэр. Сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм файдалы шөгыльләр турында сөйләштек.


15
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

3 нче Б сыйныф укучылары янгын сүндерү частена экскурсиягә бардылар. Анда алар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар һәм коткаручы булу өчен нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеген белделәр. Балалар янгын сүндерү техникасының ничек эшләвен күрделәр, практик күнегүләрдә катнаштылар һәм белгечләргә күп сораулар бирделәр. Алар шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта үзләрен ничек тотарга икәнлеге турында белделәр. Бу экскурсия кызыклы гына түгел, ә гадәттән тыш хәл очрагында үзләрен һәм башкаларны яклау турында күбрәк белгән балалар өчен дә файдалы булды.

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Юлларны төзекләндерү – районыбыз инфраструктурасы үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. Яңа юллар төзелә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана, урамнарыбызның йөзе үзгәрә.

Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез алдыгызга куелган зур бурычларны үтәү өчен бар көчегезне куясыз, кешеләрнең иминлеге өчен тырышып эшлисез.

Районыбызның юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым ихтирам сүзләрем – тармак ветераннарына.

Бәйрәм көнендә барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык, иминлек телим.

2021 елдан башлап РФ Президенты В.В. Путинның 2021 елның 4нче октябрь Указы белән рәсмиләштерелгән әһәмиятле гаилә бәйрәмнәренең берсе Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатларында барлыкка килде һәм Россиядә октябрь аеның өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.

 Үз гомерендә әти булу шатлыгын татыган, балаларына ата назын, тормышта ныклы терәк һәм яклаучы булырлык әтиләре барлыгын тою мөмкинлеген биргән барлык ир-егетләрне Әтиләр көне белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.

 Киләчәктә дә һәр ир кешегә гаилә учагы җылысын тоеп яшәргә, бәхетле уллар һәм кызлар үстерергә насыйп булсын.


14
октябрь, 2023 ел
шимбә

Болытлы.

Кечкенә, төнлә һәм иртән урыны белән уртача яңгыр. Көньяк-көнбатыш җил

611 м/с, урыны белән 1517 м / с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+7˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +12..+15˚.

Бүген Сарман муниципаль районында биш көнлек эш йомгаклары ясалды һәм шикәр чөгендере үстерү һәм җыю буенча алдынгы комбайнчыларны, механизаторларны һәм агрономнарны бүләкләделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.

"Солдатка җылылык бүләк ит" акциясе - бу искиткеч инициатива, аның кысаларында катнашучылар хәрби хезмәткәрләргә адресланган хатлар яздылар. Җәлил бистәсенең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге акциядә катнаштылар, шуның белән илебезне саклаучы солдатларга үз ярдәмнәрен һәм рәхмәтләрен белдерделәр

Кичә Мамадыш шәһәрендә ир-атлар командаларының муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол буенча ярышлар узды. Безнең хезмәттәшләр үз төркемендә лаеклы чыгыш ясады. Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International